Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Путин балаларга яңа түләүләр турында игълан итте

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясады.

Тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек һәр балага июльдән башлап ай саен 5650 сум түли башлаячаклар.

Президент әйтүенчә, тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк.

 


Владимир Путин мәктәптә укучы һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыенучы балалары булган гаиләләргә август уртасында бер тапкыр 10 мең сум акча түләүне тәкъдим итте.

«Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга ун мең сум исәбеннән акча түләүне тәкъдим итәм. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин. 


Җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничный эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләнергә тиеш. Барлык закон карарларын якын арада кабул итәргә кирәк. 

«Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Тулаем алганда, бу дөрес һәм гадел, әмма яшь хатын-кызлар өчен мондый түләүләр шактый аз була. Барлык закон карарларын да якын арада кабул итәргә кирәк, быелдан башлап җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакыннан 100 процент күләмдә түләнергә тиеш», — диде Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса