Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәдиф Шаһабиев Питрәчнең бер идарәче компаниясендә ун ел слесарь булып эшли

Бүген халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче һәм тораккоммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Рәдиф монда булачак күп катлы йортларның нигезләрен сала башлаганда ук монтажчы булып урнашкан. Тырыш, үз эшен намус белән башкаручы төзүчене җитәкчеләр күреп ала һәм үзләрендә даими эшкә слесарь булып калырга тәкъдим итәләр. Коммуналь хезмәткәрләрнең эше киңкырлы, алар электр, ут, җылылык, су, газ өчен дә җавап бирәләр. Кайчак аларга авария нәтиҗәләрен бетерү өчен тәүлек буе да эшләргә туры килә. Слесарь чыннан да эшнең күп булуын таный, ләкин ул бөтен җиргә дә өлгерә, каядыр машина белән бара, каядыр җәяү генә барып килә.

– Элек берничә йорт кына иде, хәзер алар егермедән артык. Көннең теләсә кайсы вакытында эшкә чыгарга әзер, чөнки аварияләр хәтта төнлә дә була. Кар күп яуганнан соң, мин олылар эшкә, ә балалар мәктәпкә һәм бакчага барырга соңга калмасын өчен ишегалды җыештыручыларга ярдәм итәм. Һәр йортның подвалында махсус бүлмәләр бар, анда канализация торбалары, су белән тәэмин итү системалары үтә, су счетчиклары урнаштырылган. Минем бурычым – көн саен аларның торышын тикшерү, төзексезлекләр булса, аларны мөмкин кадәр тизрәк рәтләргә кирәк, – дип сөйләде Рәдиф Шаһабиев.

Ә слесарьның диплом буенча белгечлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 1998 елда ул туган авылы Шәлегә кайта һәм агроном-бригадир булып урнаша, анда тракторлар, басуларда чәчкечләр һәм ындыр табагы эшен тәэмин итә. Эш урыны ерак була, иртәнге нарядларга да барырга өлгерә, көненә берничә тапкыр басуларга да чыга. Спорт белән шөгыльләнә, ял иткәндә гөмбә һәм җиләк җыярга йөри, аның йорты урман янында гына урнашкан.

2006 елда гаиләсе белән район үзәгенә күченә, хатыны Гөлия район хастаханәсендә эшли, ә ире төзелешкә урнаша. Аларның ике балалары бар, олы улы Рәниф Казан югары уку йортларының берсендә студент, ә кече уллары Ильяс дүртенче сыйныфта укый. Рәдиф Шаһабиев әтиәнисе турында онытмый, һәр атнада алар янына кайтып ярдәм итә.

– Үз эшеңне яратырга һәм аны намус белән башкарырга кирәк. Без бит кешеләргә яхшы һәм уңайлы булсын өчен йортларга хезмәт күрсәтәбез. Мин инде үз вазифама күнеккәнмен һәм үземне аннан башка күз алдына да китерә алмыйм, – дип тәмамлады ул сүзен.


Намуслы хезмәте өчен ул ике тапкыр алдынгылар слетында бүләкләнгән, шул исәптән быел да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса