Район башлыгы Илһам Кашаповның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле питрәчлеләр!
1 октябрьдән районда, бөтен республикадагы кебек үк, Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Бу дата һәм минем мөрәҗәгатем өлкән яшьтәге кешеләрнең аеруча игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ булуын тагын бер кат искә төшерүгә юнәлдерелгән.
Бүгенге көндә Питрәч районында 10296 пенсионер яши, шул исәптән 7 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 90 яшьтән өлкәнрәк 146, йөз яшьтән узган 4 кеше.
Өлкәннәр турында кайгырту – һәрберебезнең уртак бурычы. Алар үзләрен ялгыз хис итмәсен өчен күңел җылыбызны, яратуыбызны кызганмыйк. Хөрмәтле өлкәннәребез, безгә сезнең төпле киңәшләрегез, үгетнәсыйхәтләрегез, тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашуыгыз һәрчак кирәк.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин тормыш, озын гомер телим. Барыгызга да якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын, күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа