Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район басуларында туңга сөрәләр, кукурузны ашлыкка җыеп алалар

Көнбагышны җыеп алуга керешмәгәннәр әле.

Безнең төбәкләрдә техник культуралар соң, октябрь-ноябрь айларында гына өлгерә. Бөртекле культураларны җыеп алган вакытта һава шартлары бик яхшы булды, ә хәзер яңгыр ява. Бу, әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә комачаулый.

Быел безнең басуларда ашлыкка кукуруз 551 гектарны биләп тора. Бүгенгә 320 гектарын җыеп алдык, – дип сөйли «Ак Барс-Питрәч» агрономы Айрат Миңнуллин. - Шартлар авыр, яңгыр-лардан соң пычрак һәм саз барлыкка килә. Җәйге чорда яңгырлар булмау сәбәпле, кукуруз чәкәннәре соң өлгерде, шуңа да карамастан, уңыш начар түгел. Кукуруз бөртеге, нигездә, фуражга, терлек азыгына кулланыла – дип билгеләп үтә ул.

Яшь комбайнчы Раил Шәймәрданов штурвал артында нибары биш ел, элек комбайнчы ярдәмчесе булган.

Җәен, бөртекле культураларны җыеп алганда, ярдәмчеләребез булып студентлар эшләде, хәзер алар укый, без алар өчен дә эшлибез. Икәү эшләгәндә кызыграк, теләсә кайсы минутта бер-береңне алыштырырга була. Безнең комбайннарда кукуруз һәм көнбагыш суктыруга яраклы махсус ургычлар урнаштырылган. Хәзер көнбагышны җыярга вакыт җиткәнен көтәбез, - ди Раил.

Надеждино янындагы басуларда урып-җыюны тәмамлаганнан соң комбайннар икенче басуга күчте, чөнки һәр минут кадерле.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районда ашлык өчен кукуруз үстерү белән «Ак БарсПитрәч» һәм «Агролак-К» хуҗалыкларында шөгыльләнәләр. Көнбагышны җыеп алуга керешмәгәннәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса