Район газетасы хәбәрчесе Динар Хаметовның якыннары белән аралашты
2022 елның 23 мартында махсус хәрби операция вакытында якташыбыз, артиллерия дивизионы командиры, подполковник Динар Хәмитов һәлак булды. 8 апрельдә аны әнисенең туган авылы Күндә хөрмәтләп җирләделәр.
«ДИНАР, СИН ХӘРБИ БУЛЫРСЫҢ!»
Әтисе белән Динарның балачактагы фотоларын карап утырабыз. Ул кечкенәдән үк аралашучан, кызыксынучан булып үскән. Күп вакытын әнисе ягыннан әбисе яшәгән Күн авылында үткәргән. Менә бу фотода ул әнисе белән санаторийда. Ә монысында кулларына чәчәк бәйләме тотып беренче сыйныфка бара.
Беренче сентябрьдә без матур итеп киенеп, аркага портфель асып мәктәпкә килдек. Карасак, без беренче сыйныф укучылары исемлегендә юк. Мәктәпкә җиде яше тулган балаларны гына кабул иткәннәр икән, ә Динарның туган көне 8 октябрьдә генә. Әлбәттә, безнең күңелебез төште. Әмма мәктәп директоры безне куып җибәрмәде: «Килгән икән, укысын», - дип калдырды. Шулай итеп ул класста иң кечкенә укучы булып китте, - дип сөйли Динарның әтисе Зәкәрия Рузукович.
Динар башлангыч сыйныфлардан соң ук хәрби булырга хыялланган. Әтисе дә аны хуплаган гына.
Мин аның алдында бурычлы, чөнки кайчандыр үзем дә хәрби булырга теләгән идем. Бишенче сыйныфта мин аны алдыма утырттым да: «Динар, син хәрби булырсың!» дидем. Шуңа күрә ул инде кечкенәдән үк кем булачагын төгәл белде. Спорт белән актив шөгыльләнде, милли көрәшне аеруча яратты. Укуда төгәл фәннәргә өстенлек бирә иде. Ул вакытта артиллерия училищесына конкурс та бик зур, анда эләгү өчен бик нык тырышырга кирәк иде. Ул барысын да үзе яхшы аңлап эш итте, бәлки шуңа күрә хәрби карьерасында да шулай бик тиз югарыга күтәрелгәндер, - дип сөйли әтисе.
«УЛЫМ ӨЧЕН ҮЧ АЛЫГЫЗ»
2022 елның августында 42 яшьлек Динар Хәмитов пенсиягә чыгарга тиеш була. Ул Россия армиясенә 25 ел гомерен багышлаган.
Үзенә тыныч тормышта эш тә эзли башлаган иде инде. Үз бизнесын булдырырга, гаиләсе белән безнең йортта урнашырга теләгән иде. Икенче кат төзергә җыенды. Мин исә бу йортта бүлмәләр болай да җитәрлек, дип әрли идем... Соңгы вакытларда шундый планнар белән яшәде. Ә февраль аенда бу хәлләр башланды... Ул теләсә дә, аны инде гражданкага җибәрмәсләр иде. Ул бит кирәкле кадр. Кем җибәрсен аны?! Динар күп сугышларда булды – Сириядә өч тапкыр, 2014 елда Украинада. Аның «кайнар нокталарда» булуы хакында без ул кайтканнан соң гына белә идек. Әйтергә ярамый иде. Ул да безне борчырга теләмәде. Ләкин күңел белән барысын да сизеп тордык. Ул «Град» ракета-артиллерия коралы белән җитәкчелек итте, аның бер залпы да кечкенә бер шәһәрне җир йөзеннән юкка чыгарырга сәләтле, – диде Зәкәрия Рузукович.
Динар соңгы тапкыр туган йортында 2021 елның августында булган. Елга бер тапкыр кайтып, ике атна торып китә торган булган ул. Ә соңгы елында ике тапкыр берәр ай кунак булган. «Сизгән диярсең», – дип пышылдады Зәкәрия Рузуковичның хатыны Илсөя ханым.
Ул 23 мартта төштән соң һәлак булган. Без бу турыда белмәдек. 24 мартта Питрәч буенча аның үлеме турында хәбәр таралды. Без, әлбәттә, ышанмадык, бу ялган мәгълүматтыр, дидек. Мин тизрәк хәрби комиссариатка киттем, шуннан соң гына белдек. Соңыннан хезмәттәшләре миңа аның үлеме турында җентекләп сөйләделәр. Алар ял иткән лагерь янында бер карт «Сезнең командир кайда?» дип сорашып йөргән. Динарның кайда булуын белгәч, спутник аша координатларын хәбәр иткән. Шул ук секундта Динар басып торган урында снаряд шартлаган. Снаряд аның аякларын өзгән, кыйпылчыклары башына эләккән, күзен чыгарган. Ул боларны сизми дә калган, шунда ук һәлак булган. Ике атнадан соң аның мәетен алып кайттылар. Районда беренче тапкыр шулай хөрмәтләп җирләү оештырылды. Мин үзебезнең хәрби комиссарга: «Мине сугышка алыгыз! Мин улым өчен үч алырмын!» дидем. Ләкин мине алмыйлар. Яшем узган. Хәзер һәр районда гап-гади егетләрне мобилизациялиләр. Мин дә аларны озатырга бардым. Анда киткән һәркемгә җиңү белән кайтуларын һәм улым өчен үч алуларын телим. Бер генә ата-ананың да мин кичергәннәрне кичерүләрен теләмим, без балаларыбызны шулай һәлак булсыннар дип үстермибез бит. Бу хәлләр тизрәк тәмамлансын иде инде, – диде күз яшьләрен тыеп офицерның әтисе.
Махсус хәрби операциягә кадәр Динар Хәмитов Мурманскида хезмәт иткән. Аның гаиләсе әле дә шунда яши. Хатыны Лилия санчастьтә шәфкать туташы булып эшли, ул да хәрби кеше, контракт буенча хезмәт итә. Иренең хәрби бурычын үтәүне дәвам итә. Кызы Камилә алтынчы сыйныфта укый, Әминә бер яшькә кечерәк, улы Абдуллага әле өч кенә яшь.
«БАТЫР КЕШЕ ИДЕ ҺӘМ ГЕРОЙЛАРЧА ҺӘЛАК БУЛДЫ»
Дуслары һәм сыйныфташлары Динарны яхшы яктан гына искә алалар.
Динар искиткеч иптәш, изге күңелле кеше иде. Аның ялы вакытында һәрвакыт бергә җыела идек. Ул бик игътибарлы булды, балаларны да беркайчан бүләксез калдырмады. Ул үз хезмәте турында бик сирәк сөйли иде, кайчагында ярты елга югалып тора иде. Мондый вакытта без аны «кайнар нокталарда»дыр дип уйладык. Без аның уңышларына шатландык. Хезмәттәшләре дә аны бик хөрмәт итә иде: аның турында «безнең командир», дип кенә сөйлиләр иде. Динар кыю кеше иде һәм геройларча һәлак булды. Безнең өчен ул батыр кеше, патриот булып калачак. Без аны һәрвакыт истә тотарбыз. Ул безнең хәтердә мәңгегә сакланыр, – дип сөйләде Динарның дусты Сергей Павлов.
Бу җәйдә Питрәчнең беренче мәктәбендә Динар Хәмитов истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Мәктәп музеенда герой якташыбызга багышланган почмак бар. Анда аның шәхси әйберләре, фотолары һәм газета басмалары саклана.
Ул ударник иде, тиктормас яшүсмер булды. Дәрес тәмамлануга сыйныф бүлмәсеннән беренче булып чыгып чаба, йә спортзалга, йә ашханәгә ашыга иде. Мин аңа: «Динар, чапма егылырсың, аяккулыңны сындырырсың!», - дия идем. Ә ул: "Миңа бернәрсә дә булмас", - дип көлә генә иде. Аның үлеме безнең өчен фаҗига булды. Музейда укучыларга аның турында еш сөйлибез. Без аны онытмаячакбыз, - дип сөйләде Динарның физика укытучысы Гөлнәзирә Латыйпова.
Аның исеме гасырлар буе сакланачак. Питрәч авылындагы яңа урамны офицер Динар Хәмитов хөрмәтенә атарга планлаштыралар. Ил үз геройларын истә тотарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа