Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район газетасына яздырып, әниегезне икеләтә шатландырыгыз

Питрәч редакциясе яңа акция игълан итте

Бу якшәмбедә иң якты, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне иң кадерле кешеләрегезгә игътибарыгызны кызганмагыз. Сезгә әниләрегезне сөендерүнең тагын бер ысулын тәкъдим итәбез – сез аларны 2024 елның беренче яртыеллыгына “Вперед”-“Алга” газетасына яздыра аласыз. Әгәр дә сез әниегезне ай ахырына кадәр безнең газетага яздырасыз икән, сез аны киләсе елда туган көне белән газетада бушлай* котлый алачаксыз.

Мондый акция** игълан итүгә безне әниләрен даими рәвештә газетага яздыручы әбүнәчеләребез этәрде. Без күпләргә газетаны эш урыннарына китереп бирәбез, бу күпкә арзанрак, уңайлырак та, ләкин шуңа да карамастан, кайберәүләр газетаны почта аша әниләре адресына яздыруны сорыйлар, чөнки алар әниләренең газетаны өйгә китереп бирүне көтүләрен яхшы белә. Чынлыкта, олы яшьтәге кешеләр район газетасын укырга күнеккән һәм яраталар, аларны шундый мөмкинлектән мәхрүм итмәгез. Һәм иң мөһиме – һәрбер ата-ана үзенең баласының кайгыртуын, игътибарын тоярга тели.

Район мәдәният йорты методисты Светлана Сысорова әнисе Җәмилә Касыйм кызын газетага яздырды. Быел ул үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Безнең газетадан аерылмавыгыз өчен рәхмәт!

Сез дә акциядә катнашыгыз һәм якын кешегез файдалы бүләк иясе булачак.

*Белешмәләр буенча телефон: 8 (939)375-85-09
**Акцияне оештыручы ”ТАТМЕДИА” АҖ “Питрәч-информ” филиалы. Акцияне үткәрү вакыты 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр. Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса