Район газетасына язылучылар арасында бүләк ияләре билгеле булды
Бу юлы без файдалы көнкүреш техникасы әзерләдек.
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
2025 елның икенче яртыеллыгына районның «Вперед» («Алга») газетасына язылу кампаниясе тәмамланды. Традиция буенча без укучыларыбыз арасында кыйммәтле бүләкләр уйнаттык. Бу юлы «Алга кухняга» махсус акциясе кысаларында без файдалы көнкүреш техникасы әзерләдек.
Килгән 600 квитанция арасыннан өч җиңүче ачыкланды. Коррекция мәктәбеннән Нәзирә Нуретдинова яңа ит тарткычка ия булды. Аның хезмәттәше Людмила Лионовага яшелчәләр киптергеч эләкте. Банк хезмәткәре Лилия Әлмиева соковыжималка отты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа