Район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатуда җиңүчеләр билгеле булды
Без якынча 700 квитанция кабул иттек.
Редакция үз укучылары арасында конкурс үткәрде, анда 5 капчык шикәр һәм төп бүләк – велосипед уйнатылды. Катнашу өчен 2023 елның 2 яртыеллыгына «Вперед» яки «Алга» газетасына язылырга кирәк иде.
Безгә якынча 700 квитанция җибәрделәр. Җиңүчеләр туры эфирда билгеләнде. Алар: Питрәч авылыннан Х. Галимов, «Каенкай» балалар бакчасыннан С. Хәмзина, кошчылык комплексыннан Н.Б. Блаченова һәм Г. Д. Гайфуллина, «Царево»торак комплексы лицееннан Г.И. Булатова 5әр кг шикәр ияләре булдылар.
Төп бүләк – велосипедны Колай авылы балалар бакчасыннан Вероника Казарова отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа