Район газетасына түбән бәядән язылырга санаулы көннәр калды
Безнең белән калыгыз!
3-13 октябрьдә район газетасын нибары 742 сумга 74 тиенгә яздырып була, гадәти көннәрдә бәясе - 849 сум 42 тиен.
Гадәттәгечә, без альтернатив вариант тәкъдим итәбез, бәясе - алты ай өчен 550 сум. Бу ысулны Ленино-Кокушкино, Питрәч, «Царево» торак комплексы урнашкан учреждениеләр куллана ала. Газетаның яңа номерларын без сезгә турыдан-туры эш урыннарына китереп бирәчәкбез.
Редакциядә 550 сумлык электрон версия дә бар.
Безнең басмага ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, мобиль кушымтада яки Россия Почтасы сайтында, шулай ук барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальон аша өйдә язылырга мөмкин.
СҮЗ УҢАЕННАН
Исегезгә төшерәбез, без район газетасына язылучылар өчен яңа акция игълан иттек. Анда 2023 нче елның 1 нче яртыеллыгына газетага язылган һәм безгә квитанцияләр җибәргән укучыларыбыз катнаша.
Тулырак мәгълүматны 8(84367) 3-04-82, 3-04-86 телефоннары аша белергә була.
"ТАМЕДИА" АҖ
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа