Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район кышкы бураннар белән көрәшергә әзерме?

Юлларны кардан чистарту эшенең ничек оештырылуы турында белдек.

Бөтен республика буенча буран булачагы турында кисәтү игълан ителде – ТР Гидрометүзәге өч көн эчендә, 20 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр, айлык норманың яртысыннан артык явым-төшем булыр дип фаразлады. Кисәтүләргә карамастан, күпләр өчен төнлә кар яву “сюрприз” булды, тротуарлар һәм юллар карт көртләренә күмелде.

– Питрәч урамнарын чистартырга биш берәмлек техника чыкты. Бездә подряд оешмасы белән кышкы юлларны карап тоту турында килешү төзелгән. Бу максатлар өчен юл-ремонт төзелеш идарәсендә барлык кирәкле техника бар. Бу тракторлар, төягеч, грейдерлар, КамАЗ һәм тротуарларны чистартучы мини-төягеч. Башта социаль объектларга юллар, үзәк урамнар чистартыла, аннары хәрәкәт трафигы азрак булган юллар, – дип сөйләде Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Шәйхисламов.

Башка авыл җирлекләрендә дә юлларны чистарту өчен авыл советы җаваплы. Алар барысы да урамнарны кардан чистартып тору өчен махсус оешмалар белән килешүләр төзиләр. Кайбер авылларда, мәсәлән, Татар Казысында, Чытыда үз тракторлары бар.

– Безнең авыл җирлегендә трактор бар, без аны үзара салым һәм грант акчалары хисабына сатып алдык, әмма оешма белән килешү дә төзедек. Ул киләчәктә амкодор белән юлларны киңәйтү ихтыяҗы булганда кирәк, – дип билгеләп үтте Күн авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов.

Беренче карны бик тиз чистартып бетерделәр. Алга таба урамнарны кардан чистарту буенча сораулар туса, үзегезнең авыл советына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса