Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы: «Баланы әти-әнисеннән тартып алу - иң соңгы чара»

Безнең районда ата-анасы исән булган 88 ятим бар, бу социаль ятимлек дип атала.

Моның хакта тулырак район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Наталья Гайнуллова сөйләде.

– Наталья Александровна, ни өчен үз әнисе, әтисе булган бала балалар йортына эләгә?

– Кайвакыт ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә, аларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә теләми яки булдыра алмый. Кайбер очракларда бу матди ресурслар булмау белән бәйле, кайбер очракларда, мәсәлән, көчле авыру, инвалидлык аркасында, әни кеше бала карау һәм эшләү мөмкинлеген югалта. Ләкин еш кына социаль ятимнәр булып ата-аналары дөрес яшәү рәвеше алып бармаган, алкоголь, наркотиклар кулланган гаилә балалары тора.

– Сез алар турында ничек беләсез?

– Безгә мәгълүмат полиция, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләреннән, шулай ук халыктан килә, һәм белгечләр аны шунда ук тикшерә. Әгәр мәгълүмат раслана икән, гаиләне учетка куябыз.

– Биш-ун елдан соң ата-аналарга балаларыннан аларның бәхетсез балачаклары өчен гафу үтенергә туры килмәсен өчен, мондый гаиләләрне саклап калу мөмкинлеге бармы?

– Әлбәттә, аларга ярдәм итү - безнең төп бурычыбыз. Монда имин булмаган гаиләне вакытында ачыклау мөһим. Эшкә профилактика системасының башка оешмалары да җәлеп ителә. Алар белән бергә без балаларга һәм олыларга төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәбез, юридик, консультатив, педагогик, матди, психологик ярдәм күрсәтәбез, ата-ана бурычларын үтәү, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм хокук бозу өчен җаваплылык чаралары буенча законнарны аңлатабыз.

– Опека бүлегеннән килеп баланы әнисеннән тартып алалар – мондый аяныч күренешләрне еш кына фильмнарда күрсәтәләр. Бу рәхимсезлек бит.

– Мондый хәл балаларның тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч янаган чакта гына булырга мөмкин. Мондый очракларда опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре балаларны гаиләдән алырга һәм судка ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында гариза җибәрергә тиеш. Бу ата-аналар белән профилактик эшнең нәтиҗәсе булмаган һәм алар ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән очракта иң соңгы мәҗбүри чара.

Интернатка эләккән балаларны ашаталар да, киендерәләр дә, әмма ата-ананы, аның назын, җылы кочагын беркем дә һәм бернәрсә дә алыштыра алмый. Шуңа күрә киләчәктә балалар социаль учреждениеләргә эләкмәсен, ә аларны уллыкка, опека, попечительлек аша яхшы гаиләләр алсын өчен, без көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса