Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район территориясендә су коену өчен җиһазландырылган урын юк

Узган ел суда өч кешенең гомере өзелгән

Җәйге чорда халыкның иминлеген тәэмин итү гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышының төп темасы булды. Су коену сезонына әзерлек һәм суда бәхетсезлек очракларын профилактикалауга аерым игътибар бирелде.

Район территориясендә су коену өчен рәсми рөхсәт ителгән һәм җиһазландырылган урын юк. Районда бер генә сулык та су янында куркынычсыз ял итү өчен кирәкле санитария һәм техник таләпләргә туры килми. Шуңа да карамастан, эссе көннәрдә кешеләр гадәттәгечә елга, күл буйларына бара, шуңа күрә профилактика эшен көчәйтергә карар кылынды.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов авыл җирлекләре башлыкларына су буендагы стихияле ял итү урыннарындагы барлык тыю аншлагларын ашыгыч рәвештә яңартырга кушты. Стандарт “Су коену тыела!” аншлагларына мәгълүмат өстәргә киңәш итте: табличкаларга алдагы елларда куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмауның фаҗигале нәтиҗәләре турында конкрет мәгълүматлар урнаштырырга кирәк.

– Мәсәлән: “Игътибар! Бу урында узган ел бер кеше батып үлде” дип. Максат – куркыту түгел, ә кешеләрне реаль куркыныч турында җитди уйланырга мәҗбүр итү, – дип билгеләп үтте ул.

Узган ел район сулыкларында өч кеше батып үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса