Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре партиясен җибәрергә әзерлиләр

Челтәрләр үрү белән «Серебряные волонтеры» төркеме шөгыльләнә. Башта алар мохтаҗларга булышу өчен оешкан, ләкин соңрак хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәргә булганнар.

Кышын хәрбиләргә зур техниканы дошманнан яшерергә кирәк, ә моның өчен иң яхшысы - ак тукыма кисәкләреннән эшләнгән челтәрләр.

– Март аеннан без беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм җыя башладык. Безгә бушлай бүлмә бирделәр. Күп кенә волонтерларны өйдә балалары һәм оныклары көтсә дә, ә кайберләре әле эшләүләренә дә карамастан, Россия хәрби хезмәткәрләренә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тели. Бу эштә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт белдерәм, – дип сөйләде Питрәч районы ветераннар советы рәисе Элгиза Фәйзуллина.

Башта төркемдә нибары ун кеше генә була, хәзер анда 25 волонтер эшли. Иске тукымаларны һәм челтәрне районның төрле почмакларыннан китерәләр – хәтта футбол капкалары сеткалары да эш өчен ярап куя. Күпчелек волонтерларның сугыш зонасында танышлары бар, алар, челтәрдәге һәр күз безнең солдатларны җиңүгә якынайта, дип саныйлар.

– Минем күз алдымда үскән малайлар шунда китте. Без моны чын күңелдән эшлибез, чөнки мондый вакытта битараф калырга ярамый, – дип уртаклашты «Серебряные волонтеры» әгъзасы Ольга Скорнякова.

Шул ук бинада Татарстан сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыялар. Узган елның мартыннан биш машина йөк җибәрелде, тагын берсе юлда. «Совет офицерлары берлеге» халыкара иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлеге рәисе Николай Соловьев сүзләренә караганда, алар гуманитар ярдәмне иясенә барып җитәрлек итеп озаталар, һәр әйбер сугышчылар кулына эләксен өчен тырышалар.

– Офицерлар безгә нәрсә кирәклеген хәбәр итәләр, һәм без алар соравы буенча ярдәм җыябыз. Моннан тыш, без сугышчылар өчен окоп шәмнәрен үзебез ясыйбыз. Аларны төп йөк белән бергә җибәрәбез, – дип сөйләде Николай Соловьев.

Февраль аенда волонтерлар мобилизацияләнгәннәргә бүләкләр әзерләячәкләр. Аларга өстәмә эшче куллар җитми, шуңа күрә зур түземсезлек белән яңа волонтерларны көтәләр.


БУ ИРЕКЛЕ ЭШ

«Совет офицерлары берлеге»нең Питрәч бүлекчәсе «Серебряные волонтеры» белән берлектә Татарстан Республикасыннан катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.


ТЕМАНЫ ДӘВАМ ИТЕП

Район үзәгенең икенче мәктәбе укытучылары Рузилә Хәкимова һәм Гөлназ Хөсәенова, шулай ук ата-аналар комитеты вәкиле Фәнис Хөсәенов та окоп шәмнәре ясыйлар. Банкаларны аларга укучылар һәм аларның әти-әниләре китерә, парафин белән «Серебряные волонтеры» тәэмин итә, җирле эшмәкәрләр дә ярдәм итә.

– Без егетләргә шәмнәр кирәклеген белдек һәм инициатива белән чыктык. Без аларны эштән буш вакытта эшлибез. Инде җибәрү өчен 140 данә эшләп тапшырдык. Эшебезне дәвам итәбез, – диде Гөлназ Хөсәенова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса