Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда «Шәле-Агро»да беренче булып сенаж салуга керештеләр

Күптән түгел барлык хуҗалыкларда азык һәм сенаж, силос чокырларын әзерләүдә катнашачак барлык авыл хуҗалыгы техникаларын үзара тикшерү узды. Барысына да эштә катнашырга рөхсәт ителде. Димәк, кырга чыгарга вакыт.

Шәле хуҗалыгында инде уҗым арышын чапканнар, аны сенаж өчен махсус йөз гектардан артык мәйданда үстергәннәр. Бүгенге көндә 56 гектарда җыеп алынган, 590 тонна сенаж салынган. – Барлык витаминнар сакланып калсын өчен, сусыл үләнне вакытында җыярга һәм сенажга салырга кирәк, – дип уртаклашты хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Лотфуллин.

– Бездә эш өчен барлык шартлар да тудырылган. Кырда берничә берәмлек техника эшли. «МакДон» руле артында Ирек Гомәров, ул уҗымнарны чаба. «Ягуар» азык җыю комбайнында тәҗрибәле һәм алдынгы механизатор Сәлим Исламов эшли. Яшел массаны кырлардан ике КамАЗ, дүрт МТЗ-1221 тракторы ташыячак.   Сенаж чокырын тыгызлауга К-700, Т-150 һәм «Амкодор» тракторлары җәлеп ителгән. Һәр минутны азык әзерләү өчен кулланырга тырышабыз, безнең механизаторлар тәҗрибәле, хәлне бик яхшы аңлыйлар һәм бөтен көчләрен куеп эшлиләр, – дип билгеләп үтә баш агроном.

 

  Язның  иртә килүе аркасында быел үләннәр иртә өлгергән,  әмма эсселек һәм коры һава торышы үсемлекләрнең үсешен тоткарлый.

 

 Цифрлар
Районның азык әзерләүчеләренә 42500 тонна сенаж, 29600 тонна силос салырга һәм 10200 тонна печән әзерләргә туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса