Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы тикшерү узды

Комиссия алты хуҗалыкта булды

Питрәч районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую буенча үзара тикшерү узды.

Тикшерү райондагы иң зур хуҗалык “Ак барсПитрәч” предприятиесендә башланды. Монда, бөтен техника тәртиптә, һәм һәрвакыттагыча бөтен участокта эш кайный.

– Безнең хуҗалыкта техника күп, – дип сүзен башлады баш инженер вазыйфаларын башкаручы Ленар Гайниев. – Без аларга бик сак карыйбыз, һәрвакыт тиешенчә яхшылап ремонтлыйбыз. Хәзер инде бөтен техника, шул исәптән ашлык һәм азык җыю комбайннары, чәчү комплекслары, культиваторлар, тырмалар һәм башка туфрак эшкәртү техникасы кышкы саклауга әзер дип әйтергә була. Әгәр чәчү комплексларын механизаторлар үзләре ремонтлый икән, башка участокларда махсус ремонт бригадалары эшли, аларда тәҗрибәле, үз эшләрен белгән осталар катнаша. Мәсәлән, тимерче Эдуард Суляев, аның ике ярдәмчесе бар – слесарьлар Александр Якимов һәм Анатолий Горшунов. Хәзер техника үзенә зур игътибар таләп итә, ул даими камилләшә, яңа төрләре барлыкка килә. Кайберләрен махсус подставкаларга куярга, тәгәрмәчләрен агартырга, кайберләренең тәгәрмәчләрен озак хезмәт итсен өчен махсус пленка белән төрергә кирәк. Шуңа күрә техниканы ремонтлау һәм аны кышкы саклауга кую эшенә җаваплы карыйбыз. Дөрес, комиссиянең кайбер детальләр буенча сораулары калды, ләкин аларны төзәтеп була, – дип билгеләп үтте Ленар Гайниев.

– Мин районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшеннән канәгать калдым, – диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.

Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин белән алты хуҗалыкта булды.

– Хәзер техника кыйммәт, аңа сак карарга кирәк. Әгәр аның озак хезмәт итүен теләсәң, аны яхшылап карап тотарга кирәк, – дип билгеләп үтте Марсель Азатович.

Рушан Гайфуллин районның алдынгы механизаторларының берсе, ул биш тапкыр «Кыр батыры» була, тырыш хезмәте өчен район Сабантуйларында күп тапкырлар лаеклы бүләкләр ала. Ул һәрвакыт техникага сакчыл, үз эшенә җаваплы карый, шуңа күрә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

– Уҗым культураларын чәчү тәмамланганнан соң, мин “ХоршПронто” чәчү комплексын кышкы саклауга куйдым. Башта бөтен агрегатны чистарттык һәм юдырдык, төрәннәрне, орлык үткәргечләрне алыштырдык, тәгәрмәчләрне агарттык. Техника тәртиптә булганда, күңел дә тыныч, – диде алдынгы механизатор.


БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Комиссия “Ак барс-Питрәч”, “Шәле-Агро”, “АгроЛак-К”, "МаксОйл", “Агрострой” хуҗалыкларында һәм “Шәле-Агро”ның Чыты бүлегендә булды. Беренче урында, мөмкин булган 70 баллдан 67 балл җыеп, “Ак барс-Питрәч” хуҗалыгы, икенче урында – “Шәле-Агро”, 63 балл, өченчедә – “АгроЛак-К”, 62 балл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса