Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның кайсы авыл җирлекләре су басу зонасына эләгә?

Быел кышын кар күп яву нәтиҗәсендә, язгы ташу зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин

Әлбәттә, су басуны тулысынча булдырмый калып булмый, кар аз булган елларда да була ул ташу. Әмма аның нәтиҗәләрен киметергә тырышырга кирәк.

Питрәч авылында соңгы тапкыр зур су басу 2012 елның апрелендә булган.

ЧАРАЛАР КҮРЕЛӘ

– Көзен һәм яз башында гидротехник корылмалардан су агызыла, хәзер төбәк һәм федераль трассаларда су үткәрү торбаларын чистарту бара, су юллары, дренаж системалары чистартыла. Без Мишәдә бозны каралту эшләре алып бардык, боз шартлату эшләренә заказ биреп куйдык. Язгы ташу вакытында безнең районда су басу зонасына дүрт торак пункт эләгергә мөмкин. Бу Кибәч, Әлбәден, Раевка һәм Питрәч авылларындагы кайбер урамнар. Мишә һәм Киба елгалары ярында урнашкан 325 йорт, 800гә якын кеше зыян күрергә мөмкин. Социаль әһәмияттәге объектлар, икътисад һәм тормыш тәэмин итү объектлары, үләт базлары су басу зонасына керми. Буаларны агызып алып киткән очракта гадәттән тыш хәл килеп чыгарга һәм Көек һәм Надеждино авылларындагы торак йортлар зыян күрергә мөмкин, – дип сөйләде гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында “Питрәч районы Гражданнарны саклау идарәсе” МКУ җитәкчесе Илнур Мингалиев.

Шулай ук сулыклар торышын күзәтеп торырга тиешле җаваплы затлар билгеләнде, һәр авыл җирлегендә су суырту өчен мотопомпалар һәм автоном электр белән тәэмин итү чыганаклары бар.

СЕЗОНЛЫ МӘШӘКАТЬЛӘР

Кар тиз эрегән очракта, беренче чиратта, чокырларда һәм тигезлекләрдә урнашкан шәхси йортларны су басу куркынычы туа. Әгәр алдан ерганаклар турында кайгыртмасак, су биналарның нигезләрен юарга, подвалларга үтеп керергә мөмкин. Бүгеннән үк канауларны, үз территориягездәге кар сулары агып китсен өчен күперләрне һәм торбаларны чистарта, биналар янындагы карны көри, агынты су канаулары яки су үткәрү торбаларына канаулар ера башлый, электр насосы сатып алып куя аласыз.

Су баскан очракта бу хәл турында 112 телефоны аша ЕДДСка хәбәр итәргә кирәк. Яшәү урыны янында су басмый торган, калкулык урыннарны билгеләргә, баздан һәм подваллардан азык-төлекне чыгарырга, кыйммәтле әйберләрне, чиста су һәм азык-төлек запасын йортның өске катларына яки чормасына куярга кирәк. Эвакуацияләнгән очракта электр, газ, суны өзәргә, мичтәге утны сүндерергә, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябарга. Су үткәрми торган пакетка салып шәхси документларны, акча һәм кыйммәтле әйберләрне, аптечка, өс киеме һәм аяк киеме комплектын, туалет кирәкяракларын, азык-төлек запасын үзең белән алырга кирәк.

ПРОБЛЕМАЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘР

Питрәчтә инде күптән Мишә ярларын ныгыту мәсьәләсе кискен тора. Елга ярлары җимерелмәсен өчен аның уң һәм сул якларында эш башкарырга кирәк. Чөнки уң ярны ныгыту гына сул ярны җимерү интенсивлыгын арттырачак. Елга ярлары ел саен ким дигәндә бер метрга җимерелеп бара. Көек авылында гидротехник корылмага ремонт кирәк. Әлеге гидротехник корылманы ремонтлау проекты эшләнгән, финанслау билгеләнгән, быел хәл итү планлаштырылган, шулай ук Үшнәдә гидротехник корылманы ремонтлау эшләре планлаштырылган. Званкадагы Нокса елгасын һәм Иске Кощакта, Ильинка бистәсендәге күлне чистартырга кирәк, районда биш гидротехник корылма авария алдында, икесе авария хәлендә.


Кызыклы факт

Питрәчтә иң көчле су басу соңгы тапкыр 1979 елда булган. Питрәчлеләр хәтерләвенчә, санаулы сәгатьләр эчендә Мишәдәге су наратлык янындагы күпер биеклегенә кадәр күтәрелгән.

1978-1979 елларда кышын кар нормадан күпкә азрак яуган. Әмма 1 гыйнварга каршы төндә булган көчле салкынны һәркем яхшы хәтерли: термометр баганалары ул вакытта минус 50 градуска кадәр төшкән! Көннәр кинәт җылыта башлый, булган кар бик тиз эри, туң җир дымны сеңдерә алмый һәм бөтен су турыдан-туры елгаларга агып төшә. Өстәвенә, Питрәчтән түбән Мишә борылышында боз тыгыла. Бу су басуга китергән дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса