Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның шәхси һәм иҗтимагый уңышларга ирешкән кешеләре турында

2025 елдгы төп казанышлар

Николай Гаврилин, ел ветераны

Николай Александрович “Батырлар. Татарстан геройлары” кадрлар проектының финалисты булды. Аның остазы – район башлыгы Рәис Сөләйманов.

– Без берничә нәтиҗәле очрашу уздырдык. Рәис Әхтәмович мине район хакимияте эшчәнлеге белән шәхсән таныштырды. Без бергәләп җирлекләргә, төрле оешма-учреждениеләргә бардык. Бигрәк тә архив бүлеге гаҗәпләндерде – мин анда тарихи документларның шулкадәр күләме тупланган дип уйламаган да идем, – дип уртаклашты Николай Гаврилин.

Февральдә аның “Батырлар” проекты буенча укуы тәмамлана, әмма ул шулай ук Казанның энергетика университетында югары белем ала.

Күптән түгел СВО ветераны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде, аны Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

– Бу вакыйга минем өчен тирән мәгънәгә ия. Бүләк кенә түгел, тантаналы рәвештә игътибар күрсәтүләре бик кыйммәтле. Ә яңа елда минем бер төп теләгем бар: безнең җиңү һәм хәзер үз бурычларын үтәүче дусларымның исәнсау өйгә кайтуы.


Саимә Шаһиәхмәтова, ел волонтеры

Саимә Шаһиәхмәтова инде сигез ел мәктәп эскәмиясеннән үк волонтерлык белән шөгыльләнә. Быел ул югары танылу алды, кыз “Татарстан Республикасының ел волонтеры-2025” гран-при иясе булды.

Ел ишегалды уеннарын саклап калуга юнәлтелгән актив проектларга бай булды: электрон җыентык төзү, гаилә фестивале һәм уеннар сериясен аның туган авылы Иске Шигалидә уздыру. Узган ел Саимә “Кадрлар резервы” республика проектында җиңүче булды, һәм 2025 елда куратор ролендә чыгыш ясады, яшьләргә дәүләт хезмәтендә һәм яшьләр сәясәтендә үзләрен күрсәтергә ярдәм итте.

Һөнәре буенча ул инглиз теле укытучысы һәм педагог-оештыручы, параллель рәвештә югары уку йортының дүртенче курсын тәмамлый, анда да студентлар деканы булып тора. Болар барысы да, ул уйлаганча, уңышка китергән.

– Минем өчен бу авыр эш түгел, ул миңа рәхәтлек кенә бирә. Шат йөзләрдән һәм рәхмәт сүзләреннән алган энергия уку өчен дә, эшләр өчен дә көч бирә. Мин укучыларыма үрнәк булыр өчен эшлим, аларны үз идеяләремне тормышка ашыруга илһамландырам, – дип уртаклаша Саимә.

Киләчәккә планда – үз проектларыңны авылда гына түгел, якын-тирәдәге торак пунктларда да үстерү. Аның газета укучыларына юлламасы: “Игелекле гамәлләр кылудан курыкмагыз һәм башкалар сездән үрнәк алсын өчен шул турыда сөйләгез”.


Валентина Ямщикова, ел мәдәният хезмәткәре

2025 ел вокал буенча педагог, артист Валентина Ямщикова өчен искиткеч нәтиҗәле булды – профессиональ планда да, аның тәрбияләнүчеләренең иҗади тормышында да.

Иң әһәмиятле җиңүләр арасында Эльзира Яруллинаның Әлфия Авзалова исемендәге вокалистлар конкурсының финалына чыгуы да бар. “Мәскәү талантларга ышана” фестиваль-конкурсында Анастасия Гафарова һәм Нелия Кошель башта Мәскәүдә, ә аннары Санкт-Петербургта беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Ә башкаладагы зур гала-концертта Анастасия Гафарова мең катнашучы арасында топ-25 иң яхшылар исемлегенә керде һәм премия алды. Яшь җырчы Руслан Ардашев, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, сәхнәне ышанычлы яулый: ул җырны ТР атказанган артисты Данир Сабиров белән дуэтта башкарды.

Педагогка үз фамилиясен балаларның дипломнарында күрү бик күңелле. Әмма быел шәхси бүләге дә бар: Валентина Валерьевна “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе алды. Педагогик эштән тыш, ул вокаль ансамбльләрдә дә җырлый, театрда да уйный.

– Минем бүләгем – уртак җиңү. Мин ай саен конкурсларга йөрим: йә ансамбльләр белән, йә балалар белән. Болар барысы да – укучылар, ата-аналар һәм җитәкчелек ярдәме белән. Бу мине алга этәрә, – ди Валентина Ямщикова.

Ул район халкына иҗади ачышлар тели!


Павел Чихирев, ел хокук саклаучысы

2025 ел Павел Чихирев өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлеге буенча биш еллык укуын уңышлы тәмамлау белән әһәмиятле. Уку вакытында ул рядовойдан полиция лейтенантына кадәр юл үтә – бу исем аңа июльдә чыгарылыш вакытында бирелә.

Августта Павел Чихирев Эчке эшләр министрлыгының Питрәчтәге җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли башлый. Ул аны җылы һәм дустанә каршы алган коллективка рәхмәтле, ул бишенче курста ярты еллык практика буенча күп кенә хезмәттәшләре белән яхшы таныш була.

– Эш командалы, бигрәк тә җитди эшләр буенча. Әмма горурланырлык нәрсәләр бар: наркотиклар да таптык, урлауларны да ачтык, – дип тыйнак кына билгеләп үтә яшь полицейский.

Павелның якын киләчәктәге планнарында – даими рәвештә профессиональ камилләшү. Яшь офицер өчен бу ел ныклы нигез булды, анда ул үзенең хокук тәртибен саклаучы карьерасын төзи башлый.


Александр Золин, ел аграрие

Золиннарның Кибәч авылында - гы крестьянфермер хуҗалыгы елны уңай яктан тәмамлый: предприятиенең табышы 60 миллион сумга якын тәшкил итә. Хуҗалыкта төп культура – көнбагыш (1250 гектар). Тагын 300 гектарда сабан культуралары утыртылган.

– Соңгы ике сезонда уңыш ышанычлы үсә, – дип уртаклаша тәҗрибәсе белән Александр. – Хуҗалык басуларга аммиак суы – нәтиҗәле сыек ашлама кертә. Аның белән эшләсәң, гектарыннан 20 центнердан да кимрәк көнбагыш алмыйсың.

Хуҗалык бөтен эшне үз техникасында алып бара. Урыпҗыюда сезонның ике аенда комбайнчының хезмәт хакы 700- 800 мең сумга җитә.

Ит өчен ат үрчетү динамик үсештә. Хәзер көтүдә 120 баш терлек исәпләнә, ике ел эчендә аларның санын 400гә җиткерү планлаштырыла. Моның өчен 50 баш ана терлек сатып алу планлаштырыла.

– Хуҗалыкта минем улым Сергей да эшли, – дип горурланып сөйли фермер. – Ул җирдә эшләвенә шат. Быел аңа зур йорт салдык, анда ул хатыны һәм өч баласы белән күченде. Шулай булгач, Яңа елны оптимизм белән каршылыйбыз! Ә киләсе ел тагын да яхшырак булыр дип өметләнәбез!


Ибраһим Әхмәдуллин, ел уйлап табучысы

Көек авылыннан яшь уйлап табучы Ибраһим Әхмәдуллин өчен узып баручы ел уңышлы булды. Ибраһим икенче тапкыр “Россиянең милли байлыгы” Бөтенроссия конкурсында җиңде, анда ул “Шәһәрләрне саклау өчен дроннарны ачыклауның интеллектуаль системасы” проектын тәкъдим итте.

Параллель рәвештә яшь инженер алдагы уйлап табуны — “Ибраһим” Т-24 танкын модернизацияләү өстендә эшне дәвам итә. Стелс-технологияләр элементлары белән ул “Төнге аучы” исемен алган. Казанышлары өчен Ибраһим икенче тапкыр “Яшь герой” республика премиясенә лаек булды.

Августта Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы Ибраһимга нык тәэсир иткән:

“Бу минем өчен бик мөһим. Энергия бирә”, – дип уртаклаша егет.

Техник иҗаттан тыш, Ибраһим Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан хупланган социальмәдәни проектны да үстерә. “TAT Мюзик” лейблы үзе өчен яңа, яшьләргә кызыклы жанрларда заманча татар музыкасын булдыруны максат итеп куя.

Ибраһим үзенең төп принцибы итеп кешеләр өчен файданы атый: “Бер генә проект та файдасыз калмады. Бигрәк тә – халыкны саклау”.


Далер Акбиев, ел табибы

Ел башыннан Питрәч районының сәламәтлек саклау системасында яңа табиб-эндоскопист Далер Акбиев эшли. Әлки районыннан 10 еллык тәҗрибә белән кайткач, ул бу юнәлештә бердәнбер белгеч булды, бу зур йөкләнеш дигәнне аңлата.

Тулы булмаган ел эчендә аның күрсәткечләре үзләре үк сөйли: гыйнвардан Далер Тархан улы 1200дән артык пациент кабул иткән инде. Шунысы мөһим, үткәрелгән тикшеренүләрнең 70 проценты патологияләрне ачыкларга һәм дәвалауны башларга мөмкинлек биргән.

Диагностика сыйфаты табиб тәҗрибәсе ярдәмендә генә түгел, ә күптән түгел медицина учреждениесенә кергән яңа җиһазлар ярдәмендә дә югарырак була.

Хәтта бәйрәмнәрдә дә табиб ярдәмгә килергә әзер. Гәрчә яңа ел төнен ул өйдә уздырырга планлаштырса да, һәрвакыт ашыгыч очраклар өчен элемтәдә булуын билгели. Бу эш принцибы аңа ишетеп кенә таныш түгел – табиб практикасында инде төнге кизү торулар, шул исәптән бәйрәмнәрдә дә булган.

– Яңа ел төнендә мин эштә булырга планлаштырмыйм, әгәр ашыгыч ярдәм кирәк булса, һичшиксез, барачакмын. Мин моңа һәрвакыт әзер, бу врачның бурычы. Минем Әлки районында шундый эш тәҗрибәм бар инде, яңа ел төнендә кизү тору очрагы булды.

Елга йомгак ясап, Далер Акбиев үсешкә әзер:

– Алга барырга тырышачакбыз. Ә районда яшәүчеләргә яңа елда ныклы сәламәтлек телим.


Сергей Одинцов, ел тренеры

Эш стажы зур булмаса да, Питрәч спорт мәктәбенең футбол буенча тренер-укытучысы Сергей Одинцов республика конкурсында призер булды. Ул “Спорт мәктәбенең иң яхшы тренер-укытучысы-2025” конкурсында “Яшь тренер” номинациясендә өченче урынны яулады. Аны муниципаль районнардан килгән командалы уен төрләре буенча белгечләр арасында билгеләп үттеләр. Шулай ук ул Питрәч беренче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли.

Аның өчен иң мөһиме – балаларның җиңүләре. Сергейда 80нән артык тәрбияләнүче шөгыльләнә. Баулыдагы республика кубогында аның 2008-2009 елгы командасы өченче урынны алды. Идел буендагы шәһәрләр Кубогында 2015-2016 елгы, ә Югары Осланда узган “Кубок снежной Волги” ярышларында 2016 елгы балалар призер булдылар.

– Мин укучыларымның һәр җиңүенә шатмын. Безнең бурыч – темпны киметмәү һәм яңа максатларга бару, – дип билгеләп үтте тренер һәм питрәчлеләргә 2026 елда күбрәк спорт белән шөгыльләнүләрен теләде.


Эльвира Хәйруллина, ел кайгыртучысы

“Кайгырту” үзәге директоры Эльвира Хәйруллина 2025 елда өлкәннәрне һәм инвалидларны өйдә карау программаларын киңәйтү дәвам итүе турында сөйләде. “Демография” илкүләм проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар өчен яңа клублар ачылды, “Пестречинское долголетие” хоры оештырылды, линияле биюләр, мастеркласслар, әдәби-музыкаль кичәләр һәм башкалар үткәрелә.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар белән эшләүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен инклюзив чаралар оештыруга аерым игътибар бирелде. СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм психологик ярдәм оештырылды.

Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм фонды гранты буенча үзәк балаларның иминлеген тәэмин итү һәм инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итү проектларында катнашты. 872 мең сумлык заманча җиһазлар һәм уен терапиясе кабинеты өчен методик материал алынды, техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты ачылды.

– 2026 елда иҗат эстафетасы, игелекле эшләр һәм традицияләр артачак, – дип ассызыклады үзәк директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса