Рәис Сөләйманов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Ул аларга сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс рухи көч, яңа уңышлар теләде
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу көн җирдә, терлекчелектә эшләүчеләрне, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә. Планетада нинди генә техник алгарыш булмасын, авыл хуҗалыгыннан башка, хәтта иң заманча кешегә дә яшәү мөмкин түгел – безнең иртәгәге көнгә ышанычыбыз сезнең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.
Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы тармагында көчле, хезмәт сөючән һәм намуслы кешеләр эшли. Сезнең һәрберегез үзенең бетмәстөкәнмәс энергиясе һәм оптимизмы, иҗади сәләте белән таң калдыра.
Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, бигрәк тә ветераннарга, җитештерү алдынгыларына чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә! Игелекле, авыр, әмма һәркемгә кирәкле хезмәтегез, профессиональлегегез, фидакарьлегегез, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс рухи көч, яңа уңышлар телим», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia