Рәис Сөләйманов Питрәч районы туган көне белән тәбрикләде
Ул һәркемгә тынычлык, игелек һәм иминлек, уңышлар теләде
Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне районның туган көне белән тәбрикләде.
«Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдан Питрәч районы туган көне белән котлыйм!
Питрәч районы бүген республикада яшәү өчен иң кызыклы районнарның берсе булып санала. Елдан-ел яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла: җәмәгать урыннары төзекләндерелә, юллар ремонтлана, урамнар яктыртыла, яңа социаль объектлар төзелә. Питрәчлеләрнең үзара салым программасында актив катнашуы нәтиҗәсендә авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә.
Район территориясендә төзелеш һәм капиталь ремонт буенча федераль проектлар һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Җәлеп ителгән акчалар питрәчлелар файдасына эшли, безнең амбициоз планнарны инфраструктураның реаль объектларына әйләндерә.
Әмма бернинди программалар да төп – кеше капиталыннан башка тулы көченә эшләмәячәк. Безнең район табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, аграрийлар, эшмәкәрләр династияләре һәм башка һөнәр ияләре белән көчле. Сез, безнең халык, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклыйсыз, тарихны беләсез һәм алдагы көнгә ышаныч белән карыйсыз. Сезнең энергиягез, инициативаларыгыз һәм туган җирегезгә булган мәхәббәтегез безнең команданы көн саен тагын да тырышыбрак эшләргә рухландыра!
Безнең алда бик күп җаваплы эшләр тора. Без яңа эш урыннары булдыруны, яшь белгечләргә ярдәм итүне, торак төзүне һәм социаль инфраструктураны үстерүне дәвам итәчәкбез.
Һәркемгә тынычлык, игелек һәм иминлек, уңышлар, ә безнең районга үсеш, тотрыклылык һәм яңа казанышлар телим!» – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia