Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Җиңү көне белән котлады

Район башлыгы һәркемгә нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык, иминлек һәм муллык теләде.

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.

«Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, концлагерь тоткыннары, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле питрәчлеләр!

Сезне илебезнең иң мөһим һәм кадерле бәйрәме – Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! Миллионлаган совет кешеләренең батырлыгы һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең календарьда бөек бәйрәм барлыкка килде.

Сугыш елларында Питрәч районыннан Бөек Ватан сугышы фронтларына 6785 кеше киткән. Сугыш кырларыннан 3235 якташыбыз әйләнеп кайтмады. Без дошманга каршы сугышкан, тылда хезмәт иткән, илне хәрабәләрдән торгызган һәм Ватанны соңгы сулышына кадәр саклаган кешеләрнең батырлыкларын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез.

Үлемсез батырлыклары өчен өч якташыбыз – Петр Михайлович Гаврилов, Василий Иванович Осипов һәм Галимҗан Камали улы Камалиев Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Узган сугыш геройларының үрнәге бүгенге Ватанны саклаучыларны илһамландыра. Без якташыбыз – Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы подполковник Иван Алексеевич Додосов белән горурланабыз. Бүген безнең сугышчылар СВО зонасында, җиңүчеләр буыны башлаган эшне дәвам итеп, Ватаныбызның иминлеген тәэмин итәләр. Алар арасында лаеклы хезмәт итүче һәм бүләкләнгән Питрәч егетләре дә бар. Кызганыч, кайберләре үлгәннән соң бүләкләнде.

Россия Президенты Указы буенча 2025 елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүе символик мәгънәгә ия. Бу элеккеге сугышчыларга гына түгел, ә бүген илнең иминлеге сагында торучыларга да хөрмәт. Ватаныбыз һәм халкыбыз өчен горурлык хисе, ата-бабаларыбыз һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыклары һәркемнең күңелендә яшәсен. Без тирән ихтирам белән аларга рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, актив озын гомер, тынычлык, иминлек һәм игелек телим! Бәйрәм белән!» – дип әйтелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса