Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

Ул районда талантлы балалар бик күп булуын билгеләп үтте

Фото: © Ләйсән Мифтахова

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

«Кадерле малайлар һәм кызлар, хөрмәтле әти-әниләр!

Сезне Халыкара балаларны яклау көне, җәйге каникуллар башлану белән котлыйм!

Без барыбыз да балачак иленнән. Ә балачакта, хәтерлисездер, дөнья бик зур, күк йөзе аяз, могҗизага чын күңелдән ышанасың һәм һәр яңа көнгә шатланасың. Шуңа күрә бу бәйрәм яшь буын үсеше өчен җаваплы булган олылар өчен бик мөһим.

Балалар – ул тормыш мәгънәсе. Алар хакына без эшлибез һәм яшибез, районыбызны төзекләндерәбез һәм үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Төп тәрбияне бала гореф-гадәтләрне саклаучы, тарихны хөрмәт итүче, үткәне һәм бүгенге көн белән горурланучы ныклы, тату гаиләдә ала. Бу көнне балаларын яратучы, һәрьяклап кайгыртучы Питрәч гаиләләренә аерым рәхмәт белдерәм.

Безнең районда талантлы балалар бик күп: музыкантлар, спортчылар, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр. Аларның күбесе, яшь булуларына карамастан, төрле дәрәҗәдәге ярышларда район данын яклыйлар.

Бу матур көндә балаларга җәйге каникулларда яхшы яллар, ата-аналар һәм дуслар белән аралашу шатлыкларын, яңа ачышлар һәм онытылмаслык якты тәэсирләр телибез! Сезнең балачак хыялларыгыз тормышка ашсын, ә якыннарыгызның кайгыртуы, яратуы сезне беркайчан да ташламасын! Ә без сезнең үсешегез өчен барысын да эшләячәкбез.» – дип әйтелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса