Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәис Сөләйманов район әниләрен бәйрәм белән котлады

Ул һәркайсына нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм күңел күтәренкелеге теләде

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов әниләрне бәйрәм белән котлады.

«Кадерле хатын-кызлар! Газиз әниләр! Сезне чын күңелдән иң якты һәм иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм!

Ана булу – хатын-кызга табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Бу бөек исем, анда чиксез горурлык, чиксез җаваплылык һәм бөек мәхәббәт чагыла. Дөньяда әнидән дә кадерлерәк һәм якынрак кеше юк. Аның мәхәббәте безнең тормышыбызны беренче көннән үк яктыртучы, юл күрсәтүче йолдызга әверелә. Нәкъ менә әни кеше үз үрнәге белән безне уңышларга рухландыра, үз көчебезгә ышаныч уята, авыр минутларда ярдәм итә һәм чын күңелдән безнең уңышларыбызга сөенә.

Чиксез мәхәббәтегез һәм сабырлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Бетмәстөкәнмәс көндәлек эшегез, бөтен авырлыклардан дәвалаучы назлы карашыгыз, һәркемгә уңайлы, җылы өй учагы булдыруыгыз өчен рәхмәтебез чиксез.

Кадерле әниләр, гаиләдә дә сезнең рольне бәяләп бетерерлек түгел. Шулай ук тырыш хезмәтегез, зирәклегегез һәм актив тормыш позициягез белән сез район үсешенә һәм иминлегенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Сез Ватаныбызның булачак сакчыларын, галимнәрен, табибларын, укытучыларын, эшчеләрен һәм хезмәтчәннәрен тәрбиялисез, аларга туган якка мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт һәм традицион кыйммәтләр сеңдерәсез.

Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм күңел күтәренкелеге телим. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның мәхәббәте, бәхете һәм кайгыртуы күңелләрегезне җылытсын. Сезгә гаилә иминлеге, өйләрегездә тынычлык һәм гармония, якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәвегезне телим.

Якыннарыгызның шат елмаюы күңелләрегезне җылытсын, ә балаларыгызның күзләрендәге наз һәм рәхмәт хисләре сезнең өчен иң кадерле бүләк булсын!» – диелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса