Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамил Шәйхетдинов «2022 елда Питрәч районында торак төзү планы арттырып үтәлде»

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары төзелеш өлкәсендә узган ел нәтиҗәләре белән уртаклашты

– Без быел торак төзү планын арттырып үтәдек, бүгенге көндә 230 мең квадрат метр файдалануга тапшырылды инде. Нигездә, йортлар Көек һәм Яңа Шигали авылларында салынды.
Социаль-мөһим объектларны алсак, Кәвәлдә ФАП, Көек авылында амбулатория, Богородск һәм Көек авылларында балалар бакчалары ачылды. Булган объектлар да игътибарсыз калмый. Ленино-Кокушкино, Богородск һәм Кощак мәктәпләрендә азыктөлек блокларына капиталь ремонт ясалды. Шул ук вакытта Богородск мәктәбендә спорт залы түбәсен тулысынча алыштырдылар. Иске Шигали балалар бакчасы бинасын төзекләндерделәр һәм аның янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр. Питрәч, Ленино-Кокушкино, Пановка, Колай һәм Кощак авылларында 16 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау төгәлләнү стадиясендә.
"Безнең ишегалды" программасы буенча Питрәч, Ленино-Кокушкино, Кощак авылларында 19 ишегалды төзекләндерелде. Аларда парковкалар, подъездлар, балалар мәйданчыклары, яктырту барлыкка килде. Асфальт астында калачак инженер челтәрләрен район акчалары хисабына ремонтладык.
Торак йортларны газлаштыру проекты тормышка ашырыла башлады. Аның кысаларында 397 йортка газ керде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса