Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамил Шәйхетдинов районда төзелеш эшләрен оештыру турында сөйләде

Ул 26 ел бу өлкәдә хезмәт куя

Районда юллар ремонтлаганда, яңа йортлар яки яңа социаль объектлар төзелгәндә, без һәрвакыт Рамил Шәйхетдиновка мөрәҗәгать итәбез. Ул безгә бу эшләрнең нинди программа буенча башкарылганын, төзелеш эшләренең ничә сумга төшкәнен җентекләп сөйләп бирә, бер генә соравыбызны да җавапсыз калдырмый. Ул 26 ел төзелеш өлкәсендә эшли, шуның 10 елын Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасында.

Рамил Рәшит улы Күн авылында туган. Аңа өч яшь булганда, әти-әнисе Питрәчкә күчеп килгән. Биредә ул беренче мәктәпне тәмамлый, күп еллар бу мәктәпкә капиталь ремонт процессын үзе контрольдә тота. Укуда аңа математика һәм физика җиңел бирелә, шуңа күрә югары сыйныфларда ул техник юнәлешне сайларга карар кыла. 11 нче сыйныфта Рамил Шәйхетдинов бер ел Казан инженерлык-төзелеш институтында әзерлек курслары үтә, соңыннан шунда укырга керә. Ә 2000 елда, диплом алгач, районга кайта.

– Ул вакытта күп фатирлы йортлар төзү, торак төзелеше актуаль иде, – дип искә ала ул. Һәм мин СМУга эшкә урнаштым. Төзелеш участогы мастеры булып эшли башладым. Ул вакытта Перчков урамындагы йортларга мансардалар ясыйлар иде. Аннары җитештерү-техник бүлек инженеры булдым. Монда эш күбесенчә кәгазьләр: сметалар, актлар, документлар белән бәйле иде. 2003 елда дәүләт учреждениесенә – район хакимияте каршындагы капиталь төзелеш хуҗалыкара бүлегенә инженер булып күчтем. Ягъни мин бер оешмага гына түгел, бөтен районга эшли башладым.

2006 елдан Рамил Рәшит улы монда социаль ипотека буенча торак белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче Дәүләт торак фонды өчен җаваплы. Болар – Казан урамындагы (Үзәк мәчет артында) һәм Осиноводагы Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы йортлар төзелеше. 2013 елдан ул бу оешманы җитәкли, соңыннан ул ДРСУ дип үзгәртелә. Ә 2016 елның гыйнварыннан ул район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә, анда төзелеш бүлеге белән җитәкчелек итә.

– Безнең блок киң: шәһәр төзелеше документациясеннән алып торак сәясәтенә кадәр, – дип аңлата Рамил Рәшит улы. – Кыенлыклар да була. Үз вакытында Көектә алданган өлешчеләр буенча мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде – халык үз фатирларын алды. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык блогы һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программалары бар. Өстәвенә, юл төзелеше.

645 километр район юллары һәм 557 күпфатирлы йорт – бу цифрлар Рамил Рәшит улының башында. Аңа 12 кешедән торган ышанычлы коллектив буйсына. Көннең бер яртысы киңәшмәләргә, икенче яртысы объектларга чыгуга багышланган. Ул һәр этапны шәхсән үзе контрольдә тота.

– Процесста иң баштан катнашабыз, – ди Рамил Рәшитович. – Алдан әзерләнү бер ел һәм аннан да күбрәк вакытны алырга мөмкин. Мәсәлән, хәзер Көектә күп функцияле үзәк төзергә планлаштырабыз. Аны эшләтеп җибәрү өчен, һичшиксез, башта безнең ПИЗО белән эшлибез: җирне сайлап алырга, аны генпланга, җирдән файдалану кагыйдәләренә һәм планлаштыру проектына туры китерергә кирәк. Бу моментларның барысы да мөһим. Процесста участокның мәйданын билгеләргә кирәк. Аннары бинаның үзе буенча техник задание әзерләнә. Параметрлар, яшелләндерү мәйданы, түбә, тәрәзәләр, җылыту, тоташтыру, техник шартлар. Боларның барысын да район җитәкчелеге белән килештерәбез. Төзелеш барышында да өстәмә мәсьәләләр дә килеп туа, аларны хәл итеп бетерергә туры килә. Иң күңеллесе – нәтиҗәне күрү. Иң мөһиме, объект файдаланылсын, буш тормасын. Шунысы куандыра, безнең объектларга ихтыяҗ зур. Әлбәттә, төзелеш тагын да күбрәк булсын иде.

Балачактан хәтерләгән биналарның тамырдан үзгәрүен һәм заманчалашуын күзәтү аны бигрәк тә сөендерә. Беренче сыйныфта ул агач мәктәптә укыган хәзер анда “Сула” бассейны тора. Ул райондагы глобаль үзгәрешләрнең шаһиты һәм катнашучысы. Бүген төзелеш бүлегенең төп игътибары яңа торак комплексларга юнәлдерелгән. Ун ел элек бу урыннарда буш кырлар булган.

Рамил Рәшит улы кабинетында район һәм республика бүләкләре генә түгел, Россия Федерациясе Төзелеш министрыннан Рәхмәт хаты, шулай ук җәйге универсиада объектларын төзүдә катнашкан өчен Россия Федерациясе Президентыннан Рәхмәт хатлары урын алган.

Аның эш көне иртәнге җидедә башлана, кичке алты-җидедә тәмамлана. Хоббига вакыт калмый диярлек, ләкин балык тотарга ярата. Шәхси йортта яши, буш вакытын яшелчә бакчасына, хуҗалык эшләренә багышлый. Йортны ул әтисе Рәшит Гарифҗан улы белән бергә төзегән, аннары мунча һәм гараж – шулай ук үз куллары белән салынган. Улы Наил төзелеш университетын тәмамлаган һәм хәзер проект оешмасында эшли. Тормыш иптәше Винера Таировна Питрәч район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Кызлары Азалия әнисе юлын сайлаган. Ул КФУ медицина факультетының икенче курс студенты. Рамил Рәшит улының сеңлесе Алсу шул ук төзелеш институтының икътисад факультетын тәмамлап, Финанс-бюджет палатасында эшли. Әнисе Әлфия Сәмигулла кызы гомер буе КБОда тегүче булып эшләгән.

Рамил Шәйхетдинов үзенең остазлары дип Рөстәм Хөсәеновны, Ленар Григорьевны һәм Сергей Ларинны атый. Аның һөнәри хыялы – “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” исеме алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса