Район газетасы хәбәрчесе Шәле авылындагы фермада булды
Терлекчеләрнең эш көннәре ничек уза?
«БЕЗ СЫЕРЛАРНЫ КАЙГЫРТАБЫЗ»
Иртә таңнан сыер абзарында тормыш гөрли. Сыер савучылар монда иртәнге сәгать биштә килә. Аларның сыерларны чистартырга, савымга барысын да әзерләргә бер сәгать вакытлары бар. Аннан соң иң мөһим эшкә керешәләр: сыерларның җилемнәрен әйбәтләп юалар һәм саву аппараты урнаштыралар. Терлекләр урыннарында тик кенә тормый, хәрәкәтләнә башлый, ятмакчы була, ә сыер савучы аларны шунда ук тынычландыра: алар белән ягымлы итеп сөйләшә, аларны яратып сыйпый.
Барысы да яхшы, тынычлан, - дип дәшә Алинә Хәйруллина үз карамагындагы сыерга.
Хайваннарга карата мәхәббәт аңа әти-әнисеннән күчкән. Кайчандыр әнисе дә бу хуҗалыкта сыер савучы, ә әтисе терлекче булып эшләгән. Күпләр бу эшне аз түләнүчән авыр хезмәт дип саный. Әмма Алинә Мәхмүтовна башка фикердә:
Акча әйбәт, айга ике тапкыр тоткарлыксыз алабыз. Хезмәт тә җиңеләйде, чөнки инде күптән кул белән саумыйбыз бит. Элек без терлек азыгын да үзебез ташыдык, ә хәзер барысын да терлекче эшли. Без сыерлар турында гына кайгыртабыз, - дип билгеләп үтте ул.
Хуҗалыкка ул 1995 елда килгән, ә аның хезмәттәше Назилә Әхмәтҗанова биредә 1980 елдан бирле эшли.
Сигезенче сыйныфтан соң эшкә урнаштым да, шунда калдым. Менә декабрьдә пенсиягә чыктым. Әле көч һәм теләк бар, шуңа да китәргә теләмим, - ди Назилә Фәрзиевна.
«Шәле-Агро»да алар ире белән бергә эшлиләр. Өстәвенә, өйдә аларның биш бозаулары бар.
Фермада барлыгы 12 савымчы хезмәт куя. Алар тәүлегенә 650 сыердан 12 тонна сөт алалар.
БОЗАУЛАР КЕЧКЕНӘ БАЛАЛАР СЫМАН
Хуҗалыкның башка бинасында бозау караучы Лилия Сәйфуллина эшли. Ул нәни бозаулар карый, аларның асларына печән сала. Ә тагын көнгә ике тапкыр аларны вакытында ашатырга да кирәк. Чиләкләргә катнаш азык, шешәләргә сөт тутырырга кирәк. Алар әле бик кечкенә, сөтне шешәдән эчәләр. Кыскасы, Лилиянең эше җитәрлек. Өстәвенә, аның карамагында бозаулар аз түгел. Абзарда яңа туганнан алып өч айга кадәрге 200 баш бозау яши.
Һәрберсен нәни бала кебек карыйбыз. Игътибарлы булырга тырышабыз. Эчертер алдыннан сөтнең температурасын тикшерәбез. Бинада салкын булмасын өчен барысын да контрольдә тотабыз, күзәтеп торабыз, - диде бозау караучы. - Кечкенәдән бозауларны яратам, өйдә дә бозаулар асрыйбыз. Шуңа күрә терлекчелекне сайладым да инде, бу минем төп эшчәнлегем, - дип билгеләп үтте Лилия.
Ел башыннан «Шәле-Агро»ны үстерү өчен 190 миллион сумга якын акча тотылган. 340 нәселле тана сатып алынган (2022 елда тагын 100 тана сатып алырга планлаштыралар), техника сатып алганнар, терлекчелек бинасы, бозаулар абзары, кардалар ремонтланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа