Район газетасы редакциясендә Кәрим Караның яңа китабын сатып алырга мөмкин
Татар язучысының «Җиләкле алан» повесте сатуда барлыкка килде.
Бүгенге көннән татар язучысы Кәрим Караның "Җиләкле алан" китабы Питрәч районында да сатыла.
Хәзерге заман татар әдәбиятындагы популяр авторларның берсе Кәрим Караның әлеге китабына аның соңгы елларда иҗат ителгән "Җиләкле алан" һәм "Депрессия" дип аталган повестьлары керде. Бу әсәрләрдәге геройлар үз гамьнәре, үзләренең көндәлек мәшәкатьләре белән гүя безнең янәшәдә генә яшәп ята кебек. Автор алар аша безне әйләнә-тирәбездәге кешеләргә игътибарлырак булырга чакыра кебек.
Әсәр кесә китабы форматында, бәясе - 100 сум.
Китапны Питрәч авылы, Совет урамы, 34 нче йорт адресы буенча "Алга" газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia