“Район газетасыннан башка күңелсез!”
2017 елның II яртыеллыгына язылу төгәлләнгәннән соң, "Алга" ("Вперед") район газетасы редакциясендә әбүнәчеләр арасында үткәрелгән традицион конкурска нәтиҗәләр ясалды. Бу юлы анда газетаны өенә яздырган һәм безгә үзенең квитанциясен алып килеп биргән кешеләр катнашты. Берничә бүләк инде үз хуҗаларына барып та җитте.
Без, әбүнәчеләр арасында конкурсны даими үткәреп торырга тырышабыз, бу турыда укучыларыбыз да белә. Газетабызның иң тугрылыклы укучылары квитанцияләрен язылу кампаниясе башланганда ук алып киләләр. Төп приз - чәйнекне - Титов урамы, 27а йортында яшәүче Архипова (кызганычка, җиңүченең исеме билгеле түгел) отты. Бүләге аны редакциядә көтә.
Питрәчлеләр Александра Якушина һәм Нина Осипова, шулай ук Шихазда авылы Үзәк урамында яшәүче Г.Юсупова, Иске Шигалидә, Новоселов урамында яшәүче Е.М.Агапова, редакциядән бүләккә унышар килолы шикәр комы ала. Ә шәлеле (Почта урамында яшәүче) Роза Хәмзина пикник өчен набор отты. Җиңүчеләргә үзләренең бүләкләрен Питрәч авылы, Совет урамы, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан редакциядән 8.00 сәгатьтән 16.00гә кадәр килеп алырга мөмкин.
75 яшьлек Александра Михайловна Якушина өчен бер капчык шикәр комы көтелмәгән зур бүләк булды.
Ул гомере буе диярлек район үзәгендә яшәгән, җирле кулинариядә кондитер булып эшләгән.
Хәзер, хуҗалыкны карау авыр була башлагач, аңа әбисе белән яшәүче оныгы булыша.
- Мин Питрәчтә кырык ел яшим. "Алга" ("Вперед") район газетасына да инде кырык еллап язылам. Ә аннан башка күңелсез, нәрсәдер җитеп бетми кебек, - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Александра Михайловна. - Бөтенесен дә укыйм, күп темалар минем өчен кызыклы. Болар барысы да бит безнең район турында, яңалыкларны, кайда нәрсә булганлыгын белергә була. Болар турында тагын кайдан беләсең? Буш вакыты булганда, кайчагында оныгым да укый. Шикәр комы отуыма мин бик шат, мондый бүләк бик кирәкле, бигрәк тә хәзерге җиләк-җимеш сезонында. Мин үзем тәм-томнарны бик яратам. Рәхмәт сезгә!
Безнең икенче әбүнәчебез - Нина Осипова өчен дә конкурста җиңү шатлыклы вакыйга булды.
- Мондый файдалы бүләк өчен рәхмәт сезгә! - дип шатланды Нина Александровна. - Кышка хәзерлеклекләр ясаган чорда бу бигрәк тә кирәк. Гомумән алганда да, шикәр хуҗалыкта һәрвакыт кирәк нәрсә. Мин Питрәчтә инде ун ел яшим, һәм монда күченгәннән соң ук, "Вперед" газетасына язылдым. Конкурсларда да катнашканым булды, һәм бер елны хәтта бүләк - чәй сервисы да оттым. Башта шулай ук ышанмаган идем, - дип өсти ул. - Алга таба да район газетасына язылачакмын. Һәрвакыт игътибар белән укыйм, безнең районның ничек яшәгәнен белер өчен беренче битеннән ахырына кадәр карап чыгам. Бар да ошый.
Башка җиңүчеләрне дә редакциядә көтеп калабыз.
Ә башка укучыларыбыз өчен шуны билгеләп үтәсебез килә: 2017 елның 1 июленнән 2018 елның I яртыеллыгына "Вперед"-"Алга" район газеталарына вакытыннан алда язылу башланды. Вакытыннан алда язылу чорында газеталарга язылу бәяләре:
- өй адресына, физик затлар өчен: "Алга (индекс 16086), "Вперед" (16078) - 616 сум 44 тиен.
- юридик затлар өчен: "Алга" (16094), "Вперед" (16085) - 706 сум 44 тиен.
Редакция инициативасын инде бер тапкыр гына хупламаган һәм безнең конкурс катнашучыларына призлар тәкъдим иткән спонсорларыбыз: "Меридиан" сәүдә комплексына, "Созвездие" (ИП Мишина Ф.Ф.) һәм "Техника" (ИП Чернов В.Г.) кибетләренә аерым рәхмәт белдерәсебез килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа