Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Район газетасын укыйбыз һәм барлык вакыйгалардан хәбәрдар булабыз»

2021 елның 2 яртыеллыгына «Вперед»-«Алга» район газетасына язылу кампаниясе бара.

Гадәттәгечә, без Ленино-Кокушкино, Питрәч авылларында, «Царево» торак комплексында урнашкан учреждениеләр һәм оешмалар өчен газетага язылуның отышлы вариантын тәкъдим итәбез. Бәясе - 6 ай өчен 500 сум. Газетаның яңа санын без эш урыннарына  ук китереп бирәбез.
Мәгариф учреждениеләре арасында беренчеләрдән булып безне «Айгөл» балалар бакчасы коллективы хуплады.

Район газетасын укыйбыз һәм барлык вакыйгалардан да хәбәрдар булабыз, - дип билгеләп үттеләр алар.

Шулай ук безнең басмага коррекция интернат-мәктәбе, Питрәч үзәк китапханәсе, район мәдәният йорты,  район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре  язылды инде. Безнең белән калучыларга рәхмәт!
Газетага язылу буенча сорауларыгыз булса, 3-04-86, 3-04-37 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итегез.

Реклама
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса