Район җитәкчелеге армиядә хезмәт итүчеләр янына барды
Якташларыбыз, нигездә, Сочи һәм Самара шәһәрләрендә шефлыкка алынган хәрби частьләрдә хезмәт итә.
Район җитәкчелеге солдатларыбыз, аларның хезмәте белән кызыксынып тора.
Сочида шефлыкка алынган хәрби частьтә Айрат Гайнетдинов, Евгений Кутлуев, Даниил Мяткин, Тимур Сәмигуллин, Александр Сухопаров, Альберт Хәммәдиев хәрби хезмәт үтә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов аларга чәк-чәк һәм кирәкле көнкүреш техникасы тапшырды. Әңгәмә вакытында алар монда хезмәт итү җиңел түгеллеген, чөнки бик җаваплы булуы турында әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа