Район хуҗалыкларында азык хәзерләү тулы куәткә бара
Без Татар Казысында «Макс-Ойл» фермасында булып кайттык.
Бездә 700 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 120се савым сыеры, - дип сөйләде идарәче Ирек Сабиров. - Бүгенге көндә гомуми савым 4000 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 700 килограммга күбрәк. Һәр сыердан тәүлеклек савым 23,4 килограмм. Болар барысы да терлекләрнең тәүлек буе сусыл үләнле болыннарда йөрүенә бәйле. Моннан тыш, аларның рационына күпьеллык үләннәрдән яшел масса, фураж, концентрат лар керә, - дип билгеләп үтте ул.
Сүз уңаеннан, «Макс Ойл» хуҗалыгында нәселле терлекләр асрыйлар, аларның баш саны ел саен 10 процентка арта. Шулай ук аларның атлары да бар. Терлекләрне кышлату турында да онытмыйлар. Биредә терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Кышка азыкны запас белән әзерлиләр, бүгенге көнгә 1400 тонна сенаж һәм 280 тонна печән салынган инде. Тагын 2000 тонна силос әзерлисе бар. Басуларда кукуруз өлгереп килә.
Бу көннәрдә терлек азыгы әзерләү дәвам итә, бу эшкә 6 берәмлек техника җәлеп ителгән. «Дон-680» азык җыю комбайнында Салават Дунаев, пресс-җыйгычта - Сәет Хәбибуллин, ташуда - Фәрит Хәмидуллин, Илдар Гыйззәтуллин, Илшат Сөләйманов һәм кибән койгычта Зөлфәт Вәлиев эшли. Сүз дә юк, мул сөт алуда көтүчеләр зур роль уйный, алар сыерларны тәүлек буе көтәләр. Виктор Козловский, Азат Мингалиев, Нурислам Бариев һәм Хәниф Маннапов сыерларны бары тик савыр өчен генә фермага алып кайталар. Көтүчеләр шул арада гына ял итеп алалар. Бу вакытта Дамирә Хәмидуллина, Вәрәкыя Кадыйрова, Ралинә Әхмәтҗанова, Рәзинә Хәйруллина һәм Гөлүсә Миннеханова эшкә керешәләр, - дип санап китте идарәче, - алар савып бетерүгә, сыерларны яңадан болынга озаталар. Ә "кара чуар" токымлы сыерларга бик зур игътибар кирәк, - дип өстәде ул.
Егерме елдан артык сыер савучы булып эшләүче Вәрәкыя Кадыйрова да моның белән килешә.
Мин фермага мәктәпне тәмамлаганнан соң ук килдем, - дип сөйли ул, - минем әнием Наҗия Шәрипова фермада эшләде. Аны, Бибисара Шәяхмәтованы һәм Фәния Шәмсевәлиеваны остазларым дип саныйм. Эшкә иртәнге 4тә киләбез, ә кичке савымга 16 сәгатьтә. Хәзер, әлбәттә, эшләү өчен шартлар бөтенләй башка, эш күпкә җиңеләйде. Бергә эшлибез, ир-ат эшчеләр, терлекчеләребез дә булыша. Кирәк икән, бер-беребезне алыштырабыз, коллективыбыз тату, инде күптәннән бергә эшлибез. Хезмәт хакын вакытында алабыз, шуңа да күтәренке кәеф белән эшлибез.
Рәзинә Хәйруллина да хезмәттәше белән килешә.
Элек колхоз ашханәсендә эшләдем, декрет ялыннан соң фермага сыер савучы булып урнаштым. Әти-әнием дә терлекчелектә эшләделәр. Әнием Илсөя сарык фермасында, күпмедер вакыт бозаулар карады, ә әтием Кәбир механизатор һәм көтүче булып эшләде. Ә мине сыер саву аппаратлары белән эшләргә киленебез Люция һәм өлкән хезмәттәшләрем Фәния Минһаҗева һәм Нурзия Хәсәнова өйрәтте. Бер сыерны саварга уртача биш минут вакыт кирәк, ә безнең һәркайсыбыз илледән артык сыерга хезмәт күрсәтә. Кыска вакыт эчендә барысына да өлгерергә кирәк, - диде алдынгы сыер савучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа