Район һәм республика барлыкка килү тарихында аның роле бик зур
Безнең музей фондларында газета өземтәләре, документлар күчермәләре, гаҗәеп кеше, Питрәч МТСындагы сәяси бүлек башлыгы Кожевников Сергей Федоровичның фотосурәтләре саклана, кыска вакыт эчендә ул безнең район өчен күп нәрсә эшләгән. Районның һәм республиканың юбилей даталарына багышланган күргәзмәгә әзерләнгәндә, тарихи музей материалын өйрәнеп һәм архив материалына мөрәҗәгать итеп, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында күп кенә укучыларны кызыксындырырлык фактлар ачыкланды дигән нәтиҗәгә килдем.
1930 елда Питрәчтә беренче Питрәч МТСы (машина-трактор станциясе) барлыкка килә. Районда бер “Фордзон-Путиловец” тракторы булган. Басуларны “Фордзон”да һәм атларда сөргәннәр. Халык белемсез булган, тракторларда эшләү тәҗрибәсе булмаган. Шуңа күрә шул ук елда тракторчылар курслары оештырганнар. 1933 елда Татар Тау Иле МТСын оештыралар, ул Княжа авылында урнашкан була. Шул ук елда Апакай авылының “1 Май” колхозыннан беренче тракторчы Сәйфетдин Сираҗиев яңа тракторлар алу өчен Казанга җибәрелә. Шулай, Татар Тау Иле МТСының беренче трактор бригадасы беренче биш тракторны ала. Питрәч МТСы да шулай ук яңа тракторлар ала. Шул елда районда барлыгы 25 трактор була.
Партия карары буенча, 1933 елда МТСта сәяси бүлекләр оештырыла, алар коллективлаштыру чорында зур эш башкаралар. Партия-сәяси эшне җитәкләп, сәяси бүлекләр МТСта хуҗалык эшчәнлеген ныклы контрольдә тота, барлык мәсьәләләрне дә урында хәл итә. Мондый эшне Питрәч МТСындагы сәяси бүлек башлыгы Кожевников Сергей Федорович үз җилкәсенә ала.
1933 елда Казан университеты белән Питрәч МТСы арасында “Социалистик ярдәм” турында килешү төзелә. МТС университетка студентларның матди шартларын яхшыртырга, шулай ук аларның тәҗрибәсен оештырырга булыша. Университет, үз чиратында, Питрәчтә беренче колхоз факультетын булдыра. Бу килешү турында Ф.Г.Губочкинның “Вперед” газетасының 1980 ел, 26 апрель санында басылган “Зур мәдәни эш башлану” дигән мәкаләсендә тәфсилләп язылган. 1933-1934 елларда “Социалистик игенчелек” газетасында бастырылган корреспонденцияләрдән файдаланам, ул болай яза: “...профессура көче белән районда тракторчы-машинистлар, бригадирлар, терлекчеләр, партиялеләр, колхоз газеталары мөхәррирләре һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен лекцияләр курсы оештырыла. Университет агрономнарга, колхоз яшьләре мәктәпләре укытучыларына квалификация арттырырга ярдәм итәчәк”.
Питрәчтә профессорлар Камай, Винокуров, Ливанов, Парфентьев, Ищенконы инде белгән булалар. Факультетны атказанган фән эшлеклесе Парфентьев җитәкли, ә Кожевников факультет президиумы әгъзасы була. Лекцияләрне тыңларга теләүче йөз кеше урынына - өч йөз тыңлаучы! Укырга керү өчен иң яхшы тәкъдим - хезмәт кенәгәсе була. Колхоз факультеты өчен махсус бина төзелә, соңрак бу бина район мәдәният йорты төзелеше вакытында сүтелә. Шул рәвешле, район университетның районның авыл һәм мәдәни-сәнәгать хуҗалыгы ихтыяҗларына буйсынган фәнни-тикшеренү эше базасы булып тора.
Казан университетыннан Саратов авыл хуҗалыгы институты, Мәскәү механика-машина төзелеше институты, Мәскәү электр заводы һәм башкалар үрнәк ала. Бу килешүне Н.К.Крупская югары бәяли. “Социалистик игенчелек” газетасында И.Вишневскийның корреспонденциясен укып, ул язган: “Бу инициатива бик мөһим. Бу - авылда шефлыкның яңа төре. Шәһәрнең авыл белән шефлык итүе күп еллар бара: әлеге факттагы яңалык - килешү моменты. Бу шефлыкның характерын үзгәртә, анда хәйриячелек төсмерен бетерә, үзара йөкләмәләр нигезендә шәһәрнең авылга мәдәни ярдәм күрсәтү эшен төзи. Үзе йөкләмәләр фактын тәрбияли. Бу гаять зур әһәмияткә ия. Казан университетының нигезен төрле яклап сәламләргә кирәк".
Бу Сергей Кожевниковның тормыш юлындагы мөһим этапларның берсе була. Бу данлы кешенең башка хезмәт һәм сугышчан батырлыклары турында без 1967 елның 12 маендагы “Вперед” газетасының 56 нчы санында басылган һәм Питрәч архивы тарафыннан тәкъдим ителгән Э.Ларичеваның “Һәрвакыт коммунист” очеркыннан белдек,
Сергей Кожевников мари авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. “Һәрвакыт ач, куркынган малай булдым“, - дип искә ала Кожевников үзе турында, Кремль сараенда М.И.Калинин кулыннан Ленин ордены алганда.
1934 елның 9 маендагы СССР Үзәк сайлау комиссиясе Президиумы Указы белән Татарстанның кайбер МТС җитәкчеләре һәм актив хезмәткәрләре СССРның югары хөкүмәт бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнәләр. Алар арасында Сергей Кожевников та була. 1933 елның 1 маеннан чыга башлаган “Сталинец” газетасы - Питрәч МТСы сәяси бүлеге органы авыл хуҗалыгын коллективлаштыру эшенә, Ленин кооператив планын пропагандалау эшенә зур өлеш кертә.
Кожевников тормышында Мәскәүгә бару да мөһим этап булып тора, анда аны Максим Горький, актив авыл хәбәрчесе буларак, язучыларның беренче съездына чакырта. Ул президиумда Демьян Бедный, Отто Юльевич Шмидт белән янәшә утыра, һәм бөек язучының ашыкмыйча әйткән сүзләрен тыңлый. Ә соңыннан үзе Питрәч турында сөйли. Шул ук кичтә Горький аны үз фатирына чакыра һәм янә Питрәч, аның халкы, уңышы, яңа факультет турында сораша башлый. Сергей Кожевников радиофикация планнары һәм моның белән бәйле хәлләр турында сөйли. Горький бик теләп ярдәмгә алына һәм чынлыкта да ярдәм итә. Каядыр шалтырата, килешә. Тиздән Питрәчкә бик кыйммәтле хәзинә килә: авыр чыбыклар бәйләме. Эш кайный башлый, 600 ноктага радиоузел төзекләндерергә карар ителә, колхозларда эчке элемтә өчен радио проекты эшләнә. Һәм менә бервакыт бригадага колхоз идарәсеннән күрсәтмәләр бирелә. Колхоз факультетының аудиториясе дә киңәя. Галимнәрнең лекцияләрен радио аша меңләгән яңа колхозчы студент тыңлый. Бу бик зур вакыйга була. Питрәч Берлектә беренче радиофикацияләнгән район була! Кожевников үзе, анкета тутырганда, һәрчак төзәтмә кертергә һәм икенче Ватанының нәкъ менә Питрәч булуын аңлатырга теләгән була.
Аннан партия чакыруы буенча Сергей Кожевников Зәй шәһәренә эшкә китә. Анда ул янә үзен бик яхшы оештыручы һәм партия хезмәткәре буларак таныта. Ләкин репрессия еллары җитә, алар Сергей Федорович гаиләсенә дә кагыла. 1937 елда аның хатыны, ә аннары ул үзе дә кулга алына. Исбатланмаган эшне ябалар һәм Кожевниковларны азат итәләр, реабилитациялиләр.
Гитлерчылар Советлар Союзына һөҗүм иткәч, Сергей Кожевников үз теләге белән фронтка китә, Смоленскидан Германиягә кадәр барып җитә. Ә 1945 елның 9 маенда ул үзенең гади солдаттан подполковникка кадәр булган фронт тормышына йомгак ясый: полкның партия оешмасы сәркатибе һәм өлкән сәяси бүлек җитәкчесе дүрт тапкыр яралана. Элеккеге Ленин орденына беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены өстәлә.
Сугыштан соң район башкарма комитеты рәисе, аннан Казан шәһәренең “Теплоконтроль” заводын тәэмин итү башлыгы булып эшли.
Сергей Федорович якты, кызыклы тормыш белән яши, аның иң яхшы еллары Питрәч белән бәйле була. Питрәчлеләр шуны белергә һәм горурланырга тиеш: Питрәч МТСы сәяси бүлеге университетның авыл хуҗалыгы белән тыгыз элемтәсен оештыру буенча Берлектә беренче булуга, колхоз факультетын оештыруга, Берлектә беренче тапкыр хуҗалыкларны радиофикацияләүгә ирешә. Бу эштә Сергей Федорович зур роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа