Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

Бәхетле гаилә сере бик гади, аның нигезендә тугрылык, хөрмәт, ярдәм, кайгырту, мәхәббәт ята

«Без сезнең  белән бәхетле!» сәхнәгә җыелган барлык парларга да шундый матур сүзләр белән мөрәҗәгать итте әти-әниләрен әлеге искиткеч дата белән котларга килгән Хөсәеновлар гаиләсенең (аларның сигез оныклары  бар) бер вәкиле. 
Чыннан да, искиткеч вакыйга. Ярты гасыр бергә – бу күркәм дата. Алтын туйга чаклы бергә гомер итү – җиңел эш түгел.  Ир белән хатын барлык сынауларны үтеп, гаиләнең ныклыгын бер-берсенә карата булган ярату хисләрен саклап кала алган. Һичшиксез, бу  һәркемдә соклану, хөрмәт һәм ихтирам хисе генә тудыра! Бәхетле гаилә сере   бары тик  бер-береңне аңлау, бер-береңнең кадерен белеп яшәүдә.
Шунысы игътибарга лаек, безнең районда гаилә стажы ярты гасырдан артып киткән парларны хөрмәтләү традициясе барлыкка килде. Бу көнне 50 ел кулга-кул тотынып гомер иткән парлар –Люция Госман кызы һәм Фәррах Бәдретдин улы  Хөсәеновлар,  Гөлсинә Фәрзетдин кызы һәм Илгизәр Ильяс улы Идрисовлар, 55 ел - Ольга Леонидовна һәм Петр Григорьевич  Никитиннар, шулай ук   Нина Васильевна  һәм Анатолий Викторович Солодковлар адресына җылы котлау сүзләре яңгырады.
Санап үтелгән һәр гаиләгә, әлбәттә, нык гаилә кору өчен күп көч куярга туры килгән.  Аларның тормыш юлы җиңел генә булмаган – алар барысын да кичергән, авырлыгын да, шатлыгын да,  әмма  аларга бер-берсенә карата булган хөрмәт һәм мәхәббәтләре барлык тормыш сынауларын узарга, бер-берсен ярты сүздән аңларга ярдәм иткән. Юбилярлар һәрвакыт үзләренең ата-ана бурычларына зур җаваплылык белән карыйлар, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбиялиләр. Үз балалары өчен дә алар – гаилә тормышының иң яхшы үрнәге.
Тантананың хөрмәтле кунакларына котлау сүзләре белән Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов мөрәҗәгать итте. «Районда зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган ун меңгә якын өлкән буын кешеләре яши. Нәкъ менә алар заманнар һәм буыннар бәйләнешен тәшкил итә. Безгә сезнең белемнәрегез һәм киңәшләрегез бик мөһим һәм кирәк. Чөнки без хәзерге шартларда яшьләрнең инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителүен аңлыйбыз»,  - диде ул.   Илһам Миңнеханович юбилярларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды һәм аларга нык сәламәтлек, имин тормыш һәм озын гомер теләде.
Питрәч ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева «Яшь парлар» өчен  үткәргән  тантанада Мактаулы  юбилярлар  китабына имзаларын куйдылар. Рәшидә Рәшитовна юбилярларга теркәлү турындагы таныклык тапшырды һәм әлеге истәлекле дата белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.
Моннан тыш, районның кайбер ветераннарына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса