Район мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламовның, Укытучылар көне белән котлавы
Хөрмәтле хезмәттәшләр, педагогика хезмәте ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Сез үзегезне бик мөһим эшкә – үсеп килүче буынга белем бирүгә багышладыгыз. Сез укучыларга үз белемегезне, тормыш тәҗрибәгезне бирәсез, акыллы фикерләрегез белән уртаклашасыз. Димәк, безнең район, республика, ил үсешенә зур өлеш кертәсез. Питрәч педагоглары һәрвакыт югары профессионализм, актив гражданлык позициясе, бөтен яңалыкка ачык булулары белән аерылып торды. Сезнең хезмәт мактауга һәм чиксез хөрмәткә лаек!
Беләм, сезнең өчен иң зур бәхет – укучыларыгызның уңышлары. Алар сезне һәрвакыт шатландырып һәм илһамландырып торсыннар!
Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, энергия, иҗади һәм һөнәри уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia