Район террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды
Чара видеоконференция режимында узды.
Питрәч районы территориясендә агымдагы елның 10 аенда террорлык актлары һәм экстремизм күренешенә юл куелмаган. Әлеге категория җинаятьләр буенча җинаять эшләре кузгатылмаган. Социаль челтәрләрдә экстремистик материаллар тараткан өчен административ җаваплылыкка тартылган бер балигъ булмаган бала ачыкланды. Ул әлеге мәгълүматларның экстремистик характерда булуын белмәгән.
Район авыл җирлекләрендә һәм Питрәч авылында этникара киеренкелек барлыкка килүгә алшартлар күзәтелми. Әмма Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге вәкилләре билгеләп үткәнчә, район территориясендә урнашкан барлык зур торак комплекслар да контрольдә булырга тиеш, чөнки кешеләр анда Россиянең башка төбәкләреннән дә күченә.
Шушы көннәрдә, 5 ноябрьдә, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре экстремистлык эшчәнлеге өчен берничә гражданны тоткарлаганнар. Аларның берсе Питрәч районында яшәүче, элек аның полиция хезмәткәрләренә юлыкканы булмаган. 2002 елда хулиганлык өчен хөкем ителгән һәм Пановка авылының 3 нче төзәтү колониясендә җәза үткән.
Экстремизм соңгы елларда еш кына интернет аша тарала. Моңа җитди игътибар бирергә кирәк. Шуңа күрә районда социаль челтәрләрнең мониторинг төркеме - кибердружина расланды. Аның составына 11 кеше керә, бу районның төрле оешмалары вәкилләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia