Районда атлар, кәҗәләр һәм сарыклар саны арткан
Питрәнең 18 хуҗалык җитәкчесе, зоотехниклар, ветеринария табиблары Колай авылында терлекчелек буенча киңәшмәгә җыелдылар. Район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ирек Сабиров белән бергә алар агымдагы елның гыйнвар аена йомгак ясадылар, шулай ук 2019 елга планнар турында фикер алыштылар.
2019 елның 1 февраленә мөгезле эре терлекләр саны 10035 баш тәшкил итә. Мисал өчен, кайбер хуҗалыкларның банкротлыкка чыгуы нәтиҗәсендә, аларда баш саны 1336га кимеде, сыерлар саны 3875 тәшкил итте, шуның 3828е – савым сыерлары.Терлекчелекнең башка юнәлешләре буенча уңай динамика күзәтелә – районда 389 ат, 2068 кәҗә һәм сарык, узган ел белән чагыштырганда аларның баш саны арткан.
- Ситуацияне уңай якка үзгәртү өчен хәлне контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен без юл картасы – һәр хуҗалыкның җентекле планын әзерләдек, - диде Ирек Сабиров.
2019 ел ахырына бер сыердан уртача савым күләмен 5000 килограммга җиткерү планлаштырыла, ә узган ел саны – 4868 килограмм. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мөгезле эре терлекләрнең баш санын бер процентка гына булса да арттыру бурычы өйкләнде, алар 10400дән дә ким булмаска тиеш. Исәпләүләр буенча, ел азагына хуҗалыкларга 3790 бозау өстәләчәк, ә ит җитештерү 1372 тонна тәшкил итәчәк. Шулай ук терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 695 грамм булса, яхшы булыр дип билгеләп үтелә. Тулаем савым узган елгы дәрәҗәдә 21382 тонна булыр дип фаразлана, җитештерүчеләрнең бурычы - продукция күләмен киметмәү.
Анализдан соң, катнашучылар көтү яңарту - Европа методы буенча технологик орлыкландыру буенча гамәли дәрескә керештеләр. Аны республиканың терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсенең көтү яңарту буенча бүлек белгече Рөстәм Сәитов үткәрде.
27 февральгә бер сыердан савым буенча алда баручы хуҗалыклар: А.Р.Муллагалиев КФХ – 21,1 килограмм, “Макс Ойл” – 17,2 килограмм, Е.Н.Золина КФХ – 16,8 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа