Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда өлкәннәр өчен кайнар линия эшли

Волонтерлар район халкына азык-төлек һәм дарулар сатып алырга булышалар

Питрәч районының «Кайгырту» комплекслы социаль үзәге базасында кайнар линия телефоны эшли башлады. 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләр ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать итә алалар. Аларга азык-төлек һәм дару средстволары китереләчәк.

Кайнар линиягә дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Һәр авыл җирлегендә волонтерлар эшли, алар олы яшьтәге  питрәчлеләргә ярдәм итә. Азык-төлек, дарулар сатып алу, ТКХ өчен түләү волонтерлар тарафыннан гариза бирүче акчалары хисабына башкарылачак.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, өлкән яшьтәге кешеләр  коронавирус йоктыруга дучар була. Иммун системага йөкләнеш зур булу сәбәпле, аларда өзлегүләр куркынычы булырга мөмкин.

Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга профилактика чараларын төгәл үтәргә, кешеләр күпләп була торган урыннарга баруны чикләргә киңәш ителә.

ГАРИЗАЛАР 8 (84367) 3-01-82 ТЕЛЕФОНЫ БУЕНЧА КАБУЛ ИТЕЛӘ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса