Районда мәктәп автобусларын тикшерделәр
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр һәм тәртип бозулар ачыкланмады.
Питрәч, Кощак, ЛениноКокушкино, Надеждино, Иске Шигали, Богородск, Колай, Татар Тау Иле һәм Шәле мәктәпләрендә барлыгы 11 мәктәп автобусы бар.
Машина йөртүчеләр көн саен медицина тикшерүе уза. Депода машина йөртүчеләрнең сәламәтлеге, килеп җитү һәм китү турында мәгълүматлар теркәлгән журналлар алып барыла. Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе инициативасы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин һәм ЮХИДИ башлыгы Вячеслав Цыганов чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа