Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда Питрәч РУЭСы җитәкчесен тәкъдим иттеләр

«Таттелеком» ААҖ филиалы Питрәч район электр элемтәсе узелы (РУЭС) башлыгы вазыйфасына Баулы шәһәрендә туып-үскән Сөнгатуллин Эльмир Радик улы билгеләнде.

Эльмир Радикович компаниядә 2012 елдан бирле эшли. Хезмәт эшчәнлеген Казанда абонентларны тоташтыру буенча белгеч буларак башлый. 2013-2014 елларда - техник ярдәм инженеры, 2014-2017 елларда - актив җайланмалар инженеры. 2017-2021 елларда актив җайланмаларның әйдәп баручы инженеры, 2021-2022 елларда персоналны үстерү һәм укыту буенча әйдәп баручы белгеч булып эшли.
Ул билгеләп үткәнчә, Шәле авылында тиздән яңа технология буенча челтәр төзү планлаштырыла, ул интернетны югары тизлек белән һәм кабельле телевидениене тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Богородск авылында әлеге челтәр барлыкка килде инде, абонентларны тоташтыру бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса