Районның иң өлкән кешесенә 101 яшь тулды
Туган көнен билгеләп үткән Александр Липатов хөкүмәт режимы алмашынуы, Икенче бөтендөнья сугышы һәм СССР таркалуы шаһите булган.
Александр Павлович Олан Иле авылында ишле гаиләдә туа. Аның өч энесе һәм апасы була. Бүгенге көндә Александр гына исән.
Гаиләгә ярдәм итү өчен ул 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Аннан авыр сугыш еллары башлана. Егетне армиягә алалар. Соңрак ул туберкулез белән авырый. Шул сәбәпле, солдатны комиссияләп, дәвалауга җибәрәләр.
Терелгәннән соң Александр Липатов сельпода, райсоюзда эшли. Авырлыклар аны куркытмый. Ул алны-ялны белмичә үзен эшкә багышлый.
Хатыны Татьяна Ивановна белән 65 елдан артык бәхетле гомер итәләр. Ир белән хатын һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп, иңне-иңгә куеп яшәгәннәр. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер юбилярның 8 оныгы, 14 оныкчыгы һәм 2 оныкчык баласы бар. Александр Павлович кызы Анна белән Питрәчтә яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул көр күңеллелеген һәм юмор хисен югалтмаган.
Район җитәкчелеге исеменнән Александр Павловичны туган көне белән котларга «Кайгырту» үзәге директоры Эльвира Хәйруллина килде. Ул аңа котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды.
Безнең районда бер гасырлык чикне узган тагын бер кеше бар. Бу Әлбәден авылыннан Анастасия Антонова. Ул Александр Липатовның яшьтәше. 101 яшьлеген август аенда билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia