Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәзифә Әхмәтшина 33 ел инде ашыгыч ярдәм фельдшеры булып хезмәт итә

Әтисе юл-транспорт һәлакәтендә вафат булганда, Рәзифә Фәрдегаләмовнага нибары ун яшь була. Балачакта кичергән зур фаҗига эзсез калмый, кызчык, үсеп җиткәч, үземне кешеләрнең гомерен саклап калуга багышлаячакмын ди.

Еллар узу белән аның омтылышы көчәя генә. Ул Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлый. 1990 елда Питрәчкә ашыгыч ярдәм фельдшеры булып урнаша. Аның остазы – Макарова Анастасия Ивановна була.

Беренче вакытларда һәрвакыт авыр, әмма фельдшер бер дә борчылмыйча, эшен тыныч күңел белән башкара.

– Бер кешедә пароксизмаль тахикардия иде, гади генә әйткәндә, бу – йөрәк ритмы бозылуы. Мин аның кан басымын үлчәдем, халәтен бәяләдем, Питрәч район үзәк хастаханәсенә алып килдем. Борчылмадым, тиз һәм төгәл эш иттем. Мин медик булачагымны күптән белә идем. Форма киеп эшли башлауны түземсезлек белән көттем, – дип сөйли Рәзифә Әхмәтшина.

Ашыгыч ярдәм машинасында фельдшер пациент белән бергәбер кала. Иң мөһиме – аны исән-сау алып барып җиткерү. Озак еллар дәвамында өлгермәгән очраклар да булган. Әгәр дә кеше аның күз алдында үлсә, табиб бу хакта озак уйлана. «Мин барысын да дөрес эшләдемме? Ялгышмадыммы? Башкача була ала идеме?», дип үз-үзенә сорау бирә. Бу уйлар белән берничәкөн, атналар буе йокларга ята һәм уяна. Бу аңа алга таба эшләргә мөмкинлек бирә, чөнки бәхетле очраклар шулай да күбрәк.

Рәзифә Әхмәтшина күбрәк балалар, йөрәк авырулары булган кешеләр һәм булачак әниләр өчен борчылуын билгеләп үтә. Ике ел элек ул Казанга йөклелек вакытында көчле кан китүе ачыкланган хатын-кызны алып бара. Аңа баласының һәм үзенең гомере өзелү куркынычы янаган була. Юлда вакыт бик озак уза, теләсә кайсы секундта соң булырга мөмкин. Уколлар, капельница, догалар, валерьянка, күз яшьләре – бу минутларда боларның барысын да кичерәсең. Бәхеткә, хәл уңышлы тәмамлана, сәламәт кыз туа, баланың әнисе белән дә барысы да яхшы. Бу пациент аңа ел ярымнан соң кабат килә, бу юлы вакытыннан иртә башланган тулгак белән. Күптән түгел кесарев кисүе кичергәнлектән, аңа аналык муентыгы ярылу куркынычы янаган була. Барысы да яхшы үтә, пациентны бала тудыру йортына алып китәләр, бу юлы ир бала туа.

– Беренче танышуыбыздан соң ук, аның ире күчтәнәчләр тотып минем өемә килде, ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Күңелгә рәхәт булып китте, – ди фельдшер.

Ашыгыч ярдәм чакырганда ул авыру белән нәрсә булганын алдан белеп торасың, юл-транспорт һәлакәтенә исә алар тулы билгесезлек белән чыгалар: зыян күрүчеләр күпме, алар белән нәрсә булган? Тиз ориентлашырга һәм эшләргә кирәк. Шул ук вакытта әгәр алар инде машинада пациентны алып китеп барганда юл-транспорт һәлакәтен күрәләр икән, шофер туктарга тиеш.

– Без ковидлы авыруны М-7 трассасы буенча алып китеп бара идек. Юлда юл-транспорт һәлакәте булганын күрдек, җәяүле бәрдергәннәр иде. Мин пациентның туганын кислород битлеген күзәтеп торуын сорадым, ә үзем ярдәм күрсәтергә ашыктым. Ана кеше үлде, бала авыр җәрәхәтләр алды, – дип искә ала медик.

Ял көннәрендә дә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне читләтеп үтә алмый ул. Кибеттә үзен начар хис итүче кешене яки урамда яткан берәрсен күрсә, һичшиксез, туктый. Кайвакыт аңа кулларын селтәп: «Әйдә киттек, ул исерек», диләр. Ләкин ул көне буе борчылып йөргәнче, бар да яхшы булуына инануны яхшырак дип саный.

Фельдшер 12 сәгатьлек график буенча ике көн аралаш эшли, чиратлап көндезге һәм төнге сменаларга да чыга. Көн саен 12-13 тапкыр чакырту була, кайчак күбрәк тә. Бервакыт ул Салкын Чишмә медпунктына күчә, ләкин бер урында утырып тора алмаганга күрә, кире кайта.

– Адреналин җитми иде (көлә). Алты ай чамасы эшләдем, аннары кире кайттым, – дип аңлата медик.

Сигез ел алар коронавирустан үлгән Дания Сәлимова белән бер сменада эшләгәннәр. Чирне бер үк вакытта йоктырганнар, бергә хастаханәдә ятканнар. Рәзифә Әхмәтшина терелеп чыга алган, әмма сәламәтлеге какшаган. Ләкин ул үз эшен калдырырга теләми, әле пенсиягә кадәр дә ерак.

Тумышы белән ул Саба районыннан, безнең районда туганнары яшәгән, Рәзифә Фәрдегаләмовна аларга еш кына кунакка килә торган булган. Шул вакытта ул булачак ире белән таныша, 1989 елда аңа кияүгә чыга һәм бирегә күченә. Аларның ике улы, бер тәрбиягә алган кызлары һәм ике оныклары бар. Эшеннән ул отпуск вакытында аерылып тора, 45 көн ялда була, ә аннары яңадан кеше гомере өчен көрәшергә керешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса