Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Редакция питрәчлеләргә Яңа ел темасына багышланган сораулар бирде

Кыш бабай – чын түгел, ә мандарин – елга бер тапкыр

Кощактан Лилия Королева җавабы:

– Сез ике бала әнисе. Әйтегез әле, сезнең балаларыгыз Кыш бабайга ышанамы, һәм сез ничә яшькә кадәр аңа үзегез ышана идегез?

– Мин беренче сыйныфта укыганда, безгә кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килде. Бу мизгел хәтергә уелып калды, чөнки мин аларда әнинең дусларын таныдым. Шулай итеп, кунаклар килде, ә минем тылсымлы персонажларга ышанычым бетте. Ул чагында бу минем тормышымда иң зур өмет өзелү булгандыр. Алай гына да түгел, чын түгелләр, әле тагын малайлар бүләге - машиналар бүләк иттеләр.

Минем олы кызыма тугыз яшь, ә икенчесенә дүрт яшь. Мин аларга Кыш бабай бар дип әйтәм. Кечкенәсе әлегә яза белми, ә олысы хат яза, аны суыткычның туңдырма саклана торган бүлегенә куя, чөнки Кыш бабай да иң элек “иң тәмле" тартманы ача бит. Без, әти-әнисе буларак, кызыбыз теләген үтәргә тырышабыз. Бездә бүләк алу гына түгел, бүләк бирү гадәте дә бар, шуңа күрә чыршы төбендә Кыш бабайга бүләк калдырабыз. Без аны ирем белән соңыннан, һичшиксез, алып куябыз. Балаларның могҗизага мөмкин кадәр озаграк ышануларын телибез.

Тагын без гаиләм белән Яшерен Санта уйныйбыз, бу традицияне олы балабыз уйлап тапты. Ул безнең актив кыз, безгә өйдә конкурслар, концертлар оештыра, һәрвакыт нидер уйлап таба. Без аның идеяләрен бик теләп хуплыйбыз. Балалар безгә кул эшләре бүләк итәләр, ә без алар алырга теләгәнне сатып алабыз.

– Яраткан ризыгыгызның рецепты белән уртаклашыгыз әле.

– Бу креветка, ананас һәм сыр салаты. Рецептны очраклы таптым, авыз итеп карадым, хәзер бишенче ел рәттән эшлим.

Ингредиентлар:

  • Чистартылган вак креветкалар – 300 грамм.
  • Консервланган ананас – 200 грамм.
  • Каты сыр – 100 грамм.
  • Пешкән йомырка – 3 данә.
  • Тәменә карап майонез – 50 грамм тирәсе.

Креветкаларны кыздырабыз, ананасны вак итеп турыйбыз, сыр һәм йомыркаларны вак угычтан уабыз, майонез өстибез, болгатабыз һәм салат әзер.

Салкын Чишмәдән Тәслимә Сәйфуллина җавабы:

– Совет чорында Яңа елны ничек билгеләп үтәләр иде?

– Әни авыл клубы мөдире иде, декабрьдә зур балмаскарад үткәрә иде, бөтен авыл шунда җыела, алма төшәр урын юк иде. Ул безне, миңа комачаулап йөрмәгез дип, өйдә калдыра торган иде. Безгә барысы да кызык бит, шуңа урамга чыгабыз да клубка барабыз, тәрәзәсеннән булса да карап тора идек. Без әнинең Кыш бабай костюмын кигәнен дә, шунда күрдек, шуңа күрә Кыш бабайга беркайчан да ышанмадык.

31 декабрьдә бергәләп пилмән ясап, табын кордык. Мандариннарны да елына бер генә тапкыр Яңа елда гына күрә торган идек. Абый урманнан чыршы алып кайта, аны ничектер гадәти булмаганча урнаштыра иде. Аска каратып түшәмгә дә элеп куя иде хәтта. Без аны барыбыз бергә бизи идек. Ел саен шул бер чыршы уенчыклары.

Без хәзер дә ылыслыларны бик яратабыз, шуңа күрә аларны күп утыртабыз. Безнең тирәдә чыршылар гына үсә – өй алдында да, артында да. Аларны урамда бизибез, кисмибез. Урманны сакларга кирәк – олыгайгач табигатьнең кадерен белә башлыйсың. Өстәвенә, ул ел буе яшел гүзәл булып тора.

Туганнан туган сеңлем өченче сыйныфта укый, ул әлегә кадәр әкият персонажы бар дип ышана. “Тәслимә апа, мин сезгә Яңа елга килермен, чөнки Кыш бабай бүләкне матур чыршылар төбендә калдыра, ә сездә алар күп”, – ди.

Камыштан Зөлфия Мирошникова җавабы:

– Яңа ел төнендә теләк әйтәсезме?

– Әйе. Минем яшьлек чорындагы кызыклы вакыйга искә төште. Дус кызым сөйләгәнчә, сәгать 12не сугар алдыннан ул кәгазьгә үз теләген язган, язуны яндырган да, көлен шампан шәрабе салынган бокалга салып эчкән. Барысы да чынга ашкан. Минем дә бу могҗизалы ысулны сынап карыйсым килде. Кияүгә чыгарга дип теләк яздым. Һәм сез нәрсә уйлыйсыз? Февральдә булачак ирем белән таныштым һәм шул ук елны өйләнештек. Барып чыкты.

– Иң кызык Яңа ел?

– Ул минем белән түгел, хезмәттәшем белән булды. Мин кунакханәдә эшли идем. Шулай тыныч кына утырабыз, кизү торабыз. Ә каравылчы башына яңа ел шапкасы кигән килеш телевизор каршында йоклап киткән. Танк белән дә уятып булмый. Аның яныннан кешеләр – кайсы көлеп, кайсы ачуланып узып китә, бу күренеш миңа ниндидер комедияне хәтерләтте.

– Сез билгеле бер ел өчен символик төскә киенәсезме? Мәсәлән, быел яшелне сайларга кирәк, диләр.

– Үтәргә тырышам. Моннан бернинди начарлык булмаячак бит. Бу юлы ашамлыкларга яшеллекне күбрәк өстәрмен. Гардеробтан елан төсендәге берәр кием сайлыйсы булыр, мөгаен.

Питрәчтән Дмитрий Иванов җавабы:

– Сез 1 гыйнварда тугансыз. Әйтегез әле, туган көнегезне ничек бәйрәм итәсез?

– Әйе, мин елның беренче көнендә 19.40 сәгатьтә дөньяга килгәнмен. Яңа ел ыгы-зыгысында да мине туганнарым һәм дусларым онытмый. Курантлар сугу белән, мине туган көн белән котлыйлар. Еш кына 1 гыйнварда барысы да безнең өйдә җыела. Мин мондый көнне тууым белән бәхетле дип әйтмәс идем. Гомумән, җәен туганнарга көнләшеп карыйм – табигатьтә, кояшта, җылыда утырырга мөмкин. Ләкин кышка, бигрәк тә елның беренче көненә дә каршы түгел, шулай да бу чын-чынлап тылсымлы вакыт. Моның яхшы билге булуына ышанам.

Керәшен Сәрдәсеннән Маргарита Петрова җавабы:

– Иң истә калган Яңа ел?

– 2021. Без дустым белән аны Мәскәүдә каршыладык. Шәһәргә 31 декабрьдә иртә таңнан килеп җиттек. Ул чагында без якты утлар, матур декорацияләр һәм тылсымлы атмосфера белән чын әкияткә эләктек дип әйтергә була. Көне буе күңел ачтык, бәйрәм мәйданчыкларында, урамнарда һәм бульварларда булдык. Кичкә таба кунакханәгә урнаштык, берничә сәгать йоклап алырга булдык – төн җитәргә шактый вакыт бар иде әле. Будильник, әлбәттә, чыңлады. Ләкин шулай килеп чыкты, без икебез дә аны күчереп куйдык. Ә курантлар сугарга нәкъ биш минут кала уяндык. Яңа ел төнендә ВДНХ буйлап йөрдек.

Яңа хисләр һәм тәэсирләр алу өчен башкалага юл тоттык, икебезгә экскурсия программасы белән тур якынча 20000 сумга төште. Әлбәттә без барысыннан да канәгать калдык. Яңа елны ничек тә булса Питерда каршы алырга телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса