Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Редакциягә районда яшәүчедән хат килде

Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез

Укучыларның хатлары – бик сирәк күренеш. Шуңа күрә Кощак авылында яшәүче Анна Мишанинаның хатына без бик шатландык һәм алуга ук бастырырга булдык.

2005 ел иде. Безнең рухани Андрей атакай өч баласын мәктәпкә җибәрми башлады. Кызы дүртенче сыйныфта, малайлар икенче һәм өченче сыйныфта укыйлар иде. Озакламый ул безнең өебезгә килде, чөнки мин, укытучы буларак, безнең Кощак чиркәвенә йөри идем һәм ул үзенең балаларын укытуны сорады. Мин башта каушап калдым, ләкин соңыннан ризалаштым һәм аларның өйләренә килә башладым. Аерым бүлмәдә шөгыльләндек, анда еш кына кечкенә Людмила һәм Глеб керәләр иде. Без рус, инглиз телләрен өйрәндек, диктантлар яздык, географик карталар, атласлар, шигырьләр өйрәндек.

Ярты елдан соң балалар белән минем ирем Михаил Николаевич Мишанин шөгыльләнә башлады. Ул, рәссам һәм рәсем укытучысы буларак, балаларны рәсем ясарга өйрәтте. Балалар рәсем ясарга яраттылар. Аларның альбомнарын килгән кунакларга күрсәттеләр. Берничә елдан соң олы кызлары Августа безнең өйгә килде һәм безгә сәнгать көллиятен отличие белән дипломга тәмамлавын әйтте. Безнең шатлыктан күзләребезгә яшь килде.

Ул вакытта барысы да катлаулы иде. Гаиләдә инде җиде бала бар иде. Атакай озакламый чиркәүдән китте. Митрополит Анастасий килде һәм атакайны эштән читләштерде. Балалар безнең өйгә йөри башладылар. Без аларны өйрәтеп кенә калмадык, алар белән уйнадык, походларга һәм чаңгыда йөрдек. Атакай өстендә исә болытлар куера башлады, балаларны гаиләдән алу белән янадылар, чөнки алар инде биш ел мәктәпкә йөрми.

Бервакыт без Яңа елга аларның өйләренә бардык – ирем Кыш бабай костюмында, ә мин Кар кызы. Олырак балалар белән без Яңа ел җырларын җырладык, хәтта инглиз телендә дә. Кечерәкләре бераз куркып калдылар. Без уйнадык һәм күңел ачтык.

Озакламый балалар турында нинди дә булса карар кабул итү өчен район вәкилләре аларның өйләренә килде. Мин, белеп алгач, алар янына йөгердем. Балалар идәндә дәреслекләр белән утыра, өстәлдә бер өем дәфтәр һәм рәсем альбомнары. Анакай ипи пешерә, атакай бәрәңге чистарта. Район вәкиле: “Атакай, сезнең биш улыгыз бар, аларны кайчан да булса армиягә алачаклар бит...” – дип әйтте.

Атакайның: “Ә Ватанны сакларга, барысын да бирәчәкмен”, – дип кыска гына әйтүен беркайчан да онытмаячакмын. Бу сүзләр аның балаларының язмышын хәл итте. Һәм ул чыннан да барысын да бирде. Без мәрхүм ирем белән аларның язмышын күзәттек. Олы уллары Никон армиядә хезмәт итеп кайткач, ике ел элек үз теләге белән СВОга китте, яраланды. Икенчесе Саша Екатеринбургта хезмәт итте. Давид Мәскәүдә хезмәт итте һәм Җиңү Парадында катнашты. Дүртенчесе Глеб Сочида хезмәт итте.

Ләкин бу гына түгел. Никоннан соң Давид СВОга китте, һәм ул да яраланды. Госпитальдән соң өендә булды. Алар хәзер Ижевскидан ерак түгел яшиләр, атакай анда чиркәү төзеде, инде берничә ел шунда эшли, “протоиерей” исеменә ия. Давидка 22 яшь иде, йөргән кызы бар иде. Госпитальдән соң ул яңадан фронтка китте. Һәм 4 көннән соң һәлак булды. Аның сеңлесе Елизавета, алар бала чакта аерылгысыз иделәр, инде елдан артык СВОда госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Абыйсы үлгәннән соң аны берничә көнгә күмәргә кайтардылар. Тик бәла ялгызы гына йөрми.

Давидның табуты чиркәүдә булган чакта, Лиза сарайларына ут капканын күреп ала, көчле җил исеп, ялкын йортларын камап ала. Барысы да янып бетә.

Безнең авылның бөтен халкы шок хәлендә калды. Атакайны һәм аның бөтен гаиләсен барысы да ярата иде. Күптән түгел СВОда туганын югалткан Ярослав атакай янган Рубановларга ярдәм җыю турында игълан итте.

Безнең авылның бөтен кешесе булдыра алганча ярдәм итте. Барысын да сатып алырга, булдырырга була, әмма озын буйлы, чибәр егет Давидны гына кире кайтарып булмый, якыннарының күңелләрендә төзәлмәс яра. Давид соңгы вакытта безнең Кощакта яшәде һәм эшләде, биредә яшәүче әбисен карады.

Рубановларның тагын уллары Василид бар, аңа 16 яшь.

Андрей һәм Ираида Рубановлар менә шундый патриотлар тәрбияләгәннәр.

18 декабрьдә Давидка 40 көн булды. Барыбыз да аңа һәм якыннары өчен дога кылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса