Редакциягә районда яшәүчедән хат килде
Аны сезнең игътибарга да җиткерәбез.

Үлмәсбикә Вакыйф кызы Тимонинадан хат килде. Бу – үзенең көндәлек тормышы белән күршекүлән өчен кешелеклелек һәм игелек үрнәге булган шәхес турында җылы язма. Аны сезнең игътибарга да җиткерәбез. Күршебездә тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казанган игелекле ханым – Черемыш авылында туып-үскән Костина Валентина Васильевна яши. Ул Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаган, кияүгә чыккан, ике искиткеч ул – Алексей һәм Евгенийны тәрбияләп үстергән. Уллары әниләрен чиксез хөрмәт итәләр, һәр эштә ярдәм итәләр, ә оныклары аны бик яраталар.
Валентина Васильевна күп гомерен Питрәч кошчылык фабрикасында эшләп үткәргән, ә хәзер ул – лаеклы ялда. Эшендә аны бик югары бәяләделәр һәм хөрмәт иттеләр. Бүген дә ул үзенең күңел сафлыгы һәм игелеге белән тирә-юньдәгеләргә яхшылык кылуын дәвам итә: йөрергә авыр булган пенсионерлар өчен кибеткә барып, ашамлыклар алып кайта.
Бервакыт Валентина Васильевна инициативасы белән Питрәч хастаханәсендә яткан күршебез Галина Маряшинаны карадык. Барлык күршеләр чиратлашып, такси яллап, аның янына йөрделәр, көн-төн янында булдылар. Галина Маряшина бүгенгәчә аларга рәхмәтле.
Хәзерге вакытта Валентина Васильевна күрше йортта яшәүче Әхмәт Хуҗинга ярдәм итә. Без, күршеләр, бу ханымның никадәр игелекле энергия таратуына кайчак хәйран калабыз! Кешеләр өчен башкарган һәр эшен ул бернинди түләүсез, чын күңелдән башкара. Ә бит бушка дигән сүз безнең сөйләмебездән әкренләп бөтенләй төшеп калып бара. Ә Валентина Васильевна кебек кешеләрнең тормышы безне башкача уйларга мәҗбүр итә. Безнең җир бүген дә шундый мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләрне тудырып тора.
Сезгә дә киңәшебез: сез дә шулай изге күңелле булудан, башкаларга игелек кылудан курыкмагыз.
Валентина Васильевна җирле чиркәүгә йөри, мөмкинлеге булганча туган авылы Черемыштагы чиркәүне торгызуда ярдәм итә, Россиянең изге урыннарына еш бара. Яшьләр белән җан тынычлыгы, иман турында аңлаешлы итеп сөйләшә. Шул ук вакытта ул бик итәгатьле: башка дин тотучыларның карашларына беркайчан да шик белдерми.
Иң мөһиме – бу ханым изгелекне чын йөрәктән кыла һәм моннан күңеленә рәхәтлек ала. Аның елмаюы башкаларны да мәрхәмәтле итә. Башкаларга яхшылык эшләү – кешенең төп билгеләнешедер. “Дөньяны матурлык коткарыр”, дип әйтергә күнеккәнбез. Ләкин бу тулысынча дөрес түгелдер кебек. “Дөньяны игелек коткарыр”, дию дөресерәк булыр.
Валентина Васильевна Костина – яшь буын өчен тере үрнәк. Озак яшә, авылыбыз иминлеге өчен игелекле эшләреңне дәвам ит! Саулык-сәламәтлек, барлык изге теләкләребезне телибез сиңа. Без сине бик яратабыз. Яхшылык кылуыңны дәвам ит, ә без сиңа терәк булырга һәм синнән үрнәк алырга тырышырбыз. Синең эшләрең – күп еллар үткәч тә тимурчылар эшен дәвам итү ул. Син – безнең яшьләр өчен якты юл күрсәткече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia