Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Редакциянең СММ-белгече Зөһрә Галимуллина республика конкурсында җиңде

Ул фестивальнең барлык номинацияләрендә дә үз көчен сынап карады

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Цифрлы технологияләр һәм нейрочелтәрләр медиа-индустрияне үзгәртә, шуңа күрә журналистлар, заман белән бергә атлау өчен, яңа инструментларны үзләштерергә тиеш. Яшел Үзән районында һәм Казанда өч көн дәвам иткән яңа медиа фестивале нәкъ менә шуңа багышланган иде. Чарага район һәм шәһәр редакцияләреннән йөздән артык хезмәткәр җыелды. Безнең өчен форумның төп нәтиҗәсе – хезмәттәшебез Зөһрә Наилевнаның җиңүе булды. Ул «Басма массакүләм мәгълүмат чараларында видеосторителлинг» номинациясендә беренче урынны алды.

Ул фестивальнең барлык номинацияләрендә дә үз көчен сынап карады: Көек авылындагы мобиль поликлиниканың эше турында карточкалар ясады, районның иң яхшы комбайнчысын билгеләү буенча тавыш бирү үткәрде, нейрочелтәрләр ярдәмендә яңалыкны кызыксындыра торган материалга әверелдереп булуын күрсәтте.

– Әлбәттә, мондый бәйгеләрдә катнашканда һәрвакыт җиңүгә өметләнәсең, – ди Зөһрә. – Минем һәр заявка жюри тарафыннан конкурска кабул ителгәч, мин үз-үземә ышанычымны тойдым. Бу дөрес юнәлештә баруымны һәм барысын да дөрес эшләвемне күрсәтә иде.

Аның иң яхшы эше – Керәшен Сәрдәсе авылыннан керәшен костюмнары тегүче Ольга Семенова турындагы минутлык видео. Бу теманы Зөһрә үзенчәлекле халыкның мәдәнияте үзенә дә кызыклы булганга сайлаган.

– Минем балачагым Әтнә районындагы татар авылында узды, – дип сөйли ул. – Питрәч районына күченү минем өчен керәшеннәр дөньясын ачты. Бу халык үзенең үзенчәлеге һәм кунакчыллыгы белән шундук таң калдырды. Мондый ихлас һәм ачык кешеләр белән эшләү – бер ләззәт.

Героиняны Зөһрәгә хезмәттәше Ирина Меньшова (Ольганың сеңлесе) тәкъдим итә. Очрашуны тиз арада оештырып алалар, һәм тиздән әзер видеоролик конкурска җибәрелә.

Зөһрә Галимуллина редакциядә ун ел дәвамында хезмәт куя. Эшчәнлеге компьютер версткасы операторы вазыйфасыннан башлана, аннары ул Интернет-басмада эшләүгә күчә, ә соңгы елларда үзен тулысынча социаль челтәрләр алып баруга багышлый. СММ-белгеч – районда булган хәлләр турында язылучыларга сөйләүче кеше. Эш даими хәрәкәттә булуны таләп итә – хәтта өйдә дә телефонны тавышсыз режимга куярга мөмкинлек юк, чөнки теләсә кайсы вакытта питрәчлеләргә җиткерергә кирәкле ашыгыч яңалык килергә мөмкин.

– Социаль челтәрләребезгә үз балаларыма караган кебек карыйм, – ди Зөһрә. – Мисал өчен, көне буе чараларда булсам һәм бернәрсә дә куймасам, борчыла башлыйм. Үз баламны көн буе ашатмаган кебек тоела, – ди ул елмаеп.

Халыкта иң күп кызыксыну уяткан темалар – гадәттән тыш хәлләр турындагы яңалыклар: юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар, районда танылган кешеләрнең һәлак булуы турындагы хәбәрләр. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның тарихы бик күп караулар җыя. Тагын бер кирәкле мәгълүмат – су һәм ут бетү турындагы анонслар.

Шулай итеп, Зөһрә Галимуллина көннән-көн редакция аккаунтын гына алып бармый, ә районның цифрлы елъязмасын төзи. Безнең газета атнага бер генә тапкыр чыга, ә СММ-белгеч ярдәмендә укучыларыбызга ашыгыч һәм актуаль яңалыкларны без көн саен һәм сәгать саен җиткерәбез.

«Татмедиа» АҖнең «Питрәчинформ» филиалы шулай ук «Бөтен Россия – 2025» заманча журналистика форумының профессиональ иҗади конкурсының «Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда иң яхшы төркем (аккаунт)» номинациясендә дипломант булды. Конкурс югары дәрәҗәдә узды – анда йөздән артык мәгълүмат чарасы катнашты, әмма бүләкне бары тик тугыз катнашучы гына алды. Бу исемлеккә керүебез белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса