Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакция хәбәрчесе Черемыш авылында яшәүче өлкән яшьтәге ханым белән аралашты

Егерме-утыз кешелек авыллар бүген илебез картасында аз түгел. Картлар көннән-көн кими, яшьләр зур шәһәрләргә күчеп китә. Менә шулай авыллар бушап кала.

Әмма шунысы гаҗәп, бернигә дә карамастан аларның кайберләрендә яшәп калучылар да бар.

Мәсәлән Черемыш авылы да бирешергә җыенмый әле. Ул авыл статусын йөртә, анда православие чиркәве бар. Бүгенге көндә Черемышта 38 кеше (дачниклар белән 45 кеше)), 18 йорт исәпләнә. Сүз уңаеннан, Казан Изге Ана Иконасы чиркәве монда 1741 елда төзелгән. Бүгенге көнгә кадәр сакланган гыйбадәтханә мәдәният һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Элек-электән билгеле булганча, гыйбадәт йортлары булган авылларда тормыш кайнап торган.

Унсигезенче гасырда биредә дә шактый актив тормыш булган.

Черемыш авылының иң өлкән кешесе Анастасия Григорьевна Никитина 1937 елның июнендә туган, быел аңа 85 яшь тула. Күп кенә вакыйгалар шаһиты искә алуынча, монда кайчандыр өч зур урам булган, өч йөзгә якын йорт исәпләнгән.

Мәктәп, авыл советы, агитпункт, клуб бар иде, - дип сөйләде Анастасия Григорьевна, - совхозда өч бригада оештырылды, иген үстердек. Ә сугыш вакытында авылда балалар йорты оештырдылар, анда эвакуацияләнгән балаларны китерделәр.

Соңрак, 50-60 елларда аның базасында картлар йорты (дүрт корпус) ачылган (ул 1987 елга кадәр эшләгән). Анастасия Никитина анда кухняда эшләве турында сөйләде. Картлар йорты белән Григорий Шуркин җитәкчелек иткән. Ул ябылгач картларны Яшел Үзәнгә күчергәннәр, анда заманча күп катлы бина төзелгән. Кешеләр бер-бер артлы эшсез калган. Тормыш күпмедер дәрәҗәдә туктап калган.

Авылда кибетне унбиш ел элек яптылар, - ди Анастасия Григорьевна, - кирәкле әйберләрне алырга Салкын Чишмәгә йөрдек. Әмма күптән түгел генә анда да кибет ябылды. Миңа йорт хуҗалыгында кирәкле продуктларны социаль хезмәткәр Елена Владимировна Романчева алып килә. Калган кешеләр үз транспортларында йөри. Әмма бу безнең иң төп борчуыбыз түгел. Безнең фельдшер юк. Элек Салкын Чишмәдә Фәния Толстовага мөрәҗәгать итәргә була иде. Ул хәтта безгә дә килә иде. Кан басымнарын үлчи, дарулар бирә иде безгә. Әмма ул пенсиягә китте. Без моңа бик кайгырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса