Редакция хәбәрчесе Мәүлә Колый нәселе вәкиле белән аралашты
Питрәч районында якташыбыз Мәүлә Колыйга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек дәвам итә.
Бу безнең районның иҗтимагый тормышында гына түгел, ә бөтен татар һәм төркимөселман дөньясында мөһим вакыйга. Һәм шуңа бәйле рәвештә 17 гасыр шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Мәүлә Колый нәселе вәкиле социология фәннәре докторы Лариса Борһанова белән сөйләшү күпләр өчен кызыклы булыр, мөгаен.
- Лариса Әгъдәсовна, сез үзегезнең Мәүлә Колый нәселеннән булуыгызны балачактан белдегезме?
- Безнең нәселнең Мәүлә Колый псевдонимын алган бөек татар дини мәгърифәтчесе Бәйрәмгали Колыев нәселенә барып тоташуын мин күптән түгел генә, 1990 еллар ахырында әтием Борһанов Әгъдәс Хөсәеновичтан белдем.
- Сездә Мәүлә Колый белән бәйле булган әйберләр, предметлар сакланып калганмы?
- Кызганыч, безнең гаиләдә шагыйрь яки шул чор белән бәйле бернинди артефактлар да юк. Минем туганнарым аның турында белгәндер дип уйламыйм. Һәрхәлдә, миңа бу хакта берәү дә әйтмәде. Әтием әти-әниләренең һәм туганнарының ата-бабаларының мулла нәселеннән булулары турында сөйләмәвенең сәбәпләре дип түбәндәгеләрне атаган: «Ул чактагы шартларда бу турыда сөйләү куркыныч булыр иде, үз буыннары вәкилләре өчен күңелсез нәтиҗәләр чыганагы булырга мөмкин булган, хәтта туган җирләреннән куылуга кадәр».
- Сездә нинди дә булса документлар бармы?
- Бимка суфый (Бәйрәмгали Колыев исеме кыскача) кулъязмасы бар. Аны 1982 елда танылган галим тел, әдәбият һәм тарих институты баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов Сарабиккол авылында яшәүче Рафаэль Зәйнуллин йортында тапкан.
- Сезнең нәселдәге ничә буын вәкилен беләсез?
- Әлеге документтан күренгәнчә, Мәүлә Колый Питрәч районында якташыбыз Мәүлә Колыйга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек дәвам итә Мәүлә Колый нәселе галимнәргә бай e Борһановлар гаиләсе (икенче рәттә сулда – Лариса Борһанова). нәселе, өченче буыннан башлап, Сарабиккол авылында муллалык иткән муллалар династиясе булган. Әтиемнең Мирхәйдәр исемле (бу - 9 нчы буын) бабасы нәселдәге соңгы мулла була. Аның улы Хөсәен 15 яшьлек чагында Донбасска китә, анда шахтада Беренче бөтендөнья сугышына мобилизацияләнгәнче эшли. Фронтка китә, Германиядә әсирлектә була, 1918 елда туган ягына кайта. Грамоталы һәм сәяси актив кеше буларак, ул Шөгер башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасына тәкъдим ителә. Шулай итеп, әтием Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов унберенче буын вәкиле. Ир-атлар линиясе буенча әлегә нәсел 13 буында тукталды - энем Тимурның улы бар, ә хатынкызлар линиясе буенча – 14 һәм 15 буын (минем кыз һәм малай оныкларым, апам Галинаның оныкчыгы бар).
- Сезнең гаиләдән кем дә булса шәҗәрә төзедеме?
- Кызганыч, бездә чын-чынлап төзелгән шәҗәрә юк. Бары тик вертикаль һәм горизонталь туганлык элемтәләрен искә төшерү омтылышлары гына булды. Әмма ул бездә төзелер дип өметләнәм, без бу эшне туганнар белән дәвам итәргә тырышачакбыз.
- Сезнең нәселдә шагыйрьләр, язучылар булган кешеләр бармы?
- Безнең нәселдә, миңа мәгълүм булганча , шагыйрьләр дә, язучылар да юк. Әтием танылган галим-тарихчы һәм философ, аның 400дән артык эше бар иде. Алар арасында фәнни монографияләр генә түгел, сәяси публицистика, фәлсәфә, мемуаристика жанрындагы китаплар һәм мәкаләләр дә бар.
- Аның турында сөйләгез әле…
- Әтием, Борһанов Әгъдәс Хөсәен улы, тарих фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы. Ул 98 яшькә кадәр яшәде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Смоленск өчен барган сугышлардан башлап Порт-Артурда тәмамлый. Ә.Х.Борһанов Россиянең һәм Татарстанның рухи һәм фәнни тормышына совет тарихчыларының сугыштан соңгы буын фигурасына әверелгән тарихчы буларак кереп кала, чөнки 1960 елларда Октябрь революциясенең совет тарихын кискен Юбилярлар «Сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим…» тәнкыйтьләгән. Үзгәртеп кору чорында ул илнең милли байлыкларында гражданнар милкенең фәлсәфи концепциясен эшли башлады, аның төп тезисы - милек кешенең абсолют кирәкле социаль атрибуты, ул аның яшәешен һәм үсешен тәэмин итә. Әгъдәс Хөсәеновичны безнең республика белән аерым рухи бердәмлек бәйли, гәрчә ул соңгы 45 елда Мәскәүдә яшәсә дә. Әмма кайда гына яшәсә дә, эшләсә дә, аның уй-фикерләре һәм эшләре һәрвакыт туган Татарстанга, аның кече ватанындагы вакыйгаларга мөрәҗәгать итә иде. 2015 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia