Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Редакция хәбәрчесе Олы Бутырка авылында яшәүче өлкән яшьтәге ханым белән аралашты

Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә көр күңелле.

«Хәзер тормыш яхшы, әмма без генә картаябыз", - Бутырка авылында яшәүче өлкән яшьтәге Анна Васильевна Архипова (шулай ук тумышы белән Неяловодан, аңа 82 яшь) бүгенге тормыш турында әнә шулай сөйли. 

Өйдә чиста һәм җылы ( үзе әйтүенчә, балалары барысы турында да кайгыртып тора икән). Ул да үз вакытында 52 яшенә кадәр сыер савучы булып эшләгән. 12 бала тәрбияләп үстергән. Ире Виктор белән 56 ел гомер иткән.
Ни өчен Неяловодан киттегез, дигән сорауга: «Башта мәктәп бетте, аннары фермада эш бетте. Менә шуңа күрә күчәргә туры килде инде. Биредә үз көчебез белән йорт төзедек һәм төпләнеп калдык», - дип җавап бирде.
Бутыркада ул эшләгән чорда ике сыер абзары (һәр группада 40лап баш), фермалар артында – ат абзары булган. Ә кибет янында клуб урнашкан (клуб хәзер юк
инде). «Анда концертларга йөри идек», - дип искә ала Анна Васильевна. - Ә менә фельдшер пункты юк иде, әмма безгә һәрвакыт Ленино-Кокушкинодан медицина хезмәткәре Дуся килеп йөрде. Ул һәркемгә карата игътибарлы һәм барыбызны да аңлый иде».

Хәзер тормыш күпкә җиңел, йортларда бөтен уңайлыклар бар, су да өйдә, мич ягарга да кирәкми, - диде ул. – Әмма без генә картаябыз...

Анна Васильевнаны җирле халыкның, Бутырка кешеләренең бик аз калып баруы гына борчый. Хәзер капка төбендә сөйләшеп утырулар да юк, кешеләр бер-берсенә йөрми диярлек.


БҮГЕНГЕ ТОРМЫШ

Авыл, заманча үзгәрешләргә карамастан, яши, үсүен дә дәвам итә. Әлбәттә, 30-40-60 елларда ук төзелгән «өч тәрәзәле» иске йортлар да бар. Әмма алар бик
аз. Күбесенчә хәзер монда заманча йортлар.
Авыл халкының өчтән бер өлеше пенсионерлар булса да, картлар өчен бу тыныч урын, дип әйтеп булмый. Торак пункт чикләрендә бүгенге көндә Фәсхетдиновларның гаилә фермасы, Ибәтуллин КФХсы, Семенов КФХсы (атлар белән
шөгыльләнә) урнашкан.
Кечкенә генә кибет тә бар. Ипи алырга барыр урын бар. Авылга керү юлында урнашкан элеккеге кибет инде биш еллап эшләми икән. Халык су ала торган
чишмәләрнең берсе яныннан да уздык. Чишмә суы Үшнә елгасы үзәненә агып төшә, димәк, тормыш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса