Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Редакциягә Осиново бистәсендә яшәүчедән хәбәр килде

Ул билгеләп үткәнчә, республика юлларында велосипед һәм электр самокатлары белән бәйле хәл борчылырга мәҗбүр итә.

Без аның хәбәрен социаль челтәрләрдә бастырдык һәм сораштыру уздырдык. Бу тема күпләрне борчый икән.

Җәйге каникуллар вакыты җитте, балалар да актив рәвештә велосипедта йөри башлады.  Әлбәттә, аларның компьютер артында яки телефонда утырмаулары яхшы... Әмма, хөрмәтле ата-аналар, аларны юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтсәгез яхшы булыр иде. Осиновода килеп туган хәл  бер дә сөендерми. Тротуар бар, әмма балалар зур юлдан йөри. Шоферлар тизлекне киметә киметүен, әмма велосипедта йөрүче балаларны белеп булмый бит, алар  көтелмәгәндә юлга  килеп чыгарга мөмкин.  Ә хәзер Питрәчтә электр самокатлары да пәйда булды. Велосипедта йөрүче олыларны да  еш очратырга туры килә. Юлда барлык кагыйдәләрне бозып кына калмыйлар, ә  машиналарны каршы як полосага чыгып, үзләрен әйләнеп узарга  мәҗбүр итәләр, - дип канәгатьсезлеген белдерде хәбәр авторы Әнисә Егорова. 

Социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыру питрәчлеләрнең күбесенең аның фикерендә булуын аңларга мөмкинлек бирде. Сораштырылучыларның 128е электр самокатларында йөрү куркыныч дип саный. Чөнки анда йөргәндә үзең дә җәрәхәтләнергә мөмкинсең, шулай ук, саксызлык аркасында җәяүлеләрнең сәламәтлегенә дә зыян китерергә мөмкин.

Мин юлдан барганда электр самокатында йөрүче бер хатын-кызның янәшәсендәге машинаны күрми калуын, аннары кинәт кенә туктап, юл читенә очып барып төшүен  күрдем, - дип уртаклашты Наталья Нефедова.

144 респондент велосипедчыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын еш күрә. Шлемсыз, яктылык кайтаргычларсыз йөриләр, тирә-юньдә беркемне дә күрмиләр.
Велосипедчылар, үз чиратында, үз хокукларын яклыйлар. Алар үзләрен тулы хокуклы  юл хәрәкәтендә катнашучылар булулары турында искә төшерә,  шуңа күрә аларны да хөрмәт итәргә кирәк.

Мин көн саен велосипедта Питрәч авылы буенча Казан урамыннан алып хастаханәгә кадәр эшкә йөрим. Минем фикеремчә, җәяүлеләр автомобильчеләргә карата игътибарлырак. Узган ел күңелсез хәл булды.  Мин сентябрь-октябрь айларында машина юлыннан барганда бер машина йөртүче минем алдымда ук уңга борыла башлады, ә мин турыга  киттем. Шуңа күрә кинәттән туктарга һәм велосипедтан егылып төшәргә туры килде. Тәнем җәрәхәтләнмәде, әмма велосипед тәгәрмәче тишелде, - дип сөйләде Евгения Антонова һәм барысын да бер-берсенә карата әдәпле булырга чакырды. Күпләр велосипедчылар өчен махсус полоса булмавына һәм тротуарларның артык тар булуыннан зарлана.

Район үзәгендә тротуарлар 1,5 метр киңлектә. Төзелеш нормалары буенча бу каршылыкларсыз һәм уңайсызлыклар тудырмыйча ике кеше узып китәргә җитәрлек ара, - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. Ул билгеләп үткәнчә, велоюллар төзү мәсьәләсе әлегә каралмаган.

Кагыйдәләр буенча,  велоюллар булмаганда велосипедларда һәм самокатларда тротуарлар, юл кырыйларыннан, җәяүлеләр юллары буенча  йөрергә була. Шул ук вакытта барлык куркынычсызлык чараларын да үтәргә кирәк. Шлем кию, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаргычлар булу мәҗбүри.
Велосипедчы балаларга килгәндә, 7 яшькә кадәр аларны өлкәннәр озатып барырга тиеш. 7 яшьтән 14 яшькә кадәр бары тик махсус урыннарда гына йөрергә була. Тротуарлар һәм юллар буенча олылар белән генә йөрергә була.

Күптән түгел без рейд уздырдык һәм 12 яшьлек бер велосипедчыны олылардан башка йөрүен ачыкладык. Беренче тапкыр мондый очракта кисәтү ясала, ә кабат бозганда балигъ булмаганнар эшләре буенча  учетка кую яный, - дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте инспекторы Роман Закалов.


Питрәч авылында  велосипедта куркынычсыз йөрү урыннары: наратлык, администрация каршындагы мәйданчык, балалар шәһәрчеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса