Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика буенча халык саны үсешенең иң яхшы күрсәткече Питрәч районында

Биредә 12 туу күрсәткеченә 7 үлем туры килә

2023 елның ун ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 9 бала туу очрагына 10 үлем очрагы туры килә. Төбәктә халык санын арттыру өчен 1 үлүчегә кимендә 2 бала туу туры килергә тиеш.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова шундый мәгълүмат китерде. 

«Бездә халык саны арткан муниципаль берәмлекләрдә дә андый нисбәт юк. Халык саны үсешенең иң яхшы күрсәткече Питрәч районында — анда 12 туу күрсәткеченә 7 үлем туры килә. Шулай ук Саба районы — анда 12 туучыга 11 үлем туры килә. Казанда 10 туу күрсәткеченә — 9 үлем, Лаеш районында 9 туу очрагына 8 үлем теркәлә», – диде ул.

Спикер мәгълүматларына караганда, Тәтеш районында 16 үлемгә нибары 5 туу, һәм Чүпрәле районында 16 үлемгә 6 туу туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса