Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Садыйков Татарстанда Яшьләр елын игълан итәргә тәкъдим итте

Бу хакта ул VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 44нче утырышында әйтте.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе Ринат Садыйков республикада Яшьләр елын игълан итәргә тәкъдим итте.

«Яшьләр фәлсәфәсен үзгәртергә, аларны тагын да файдалырак, җаваплырак булуга юнәлтергә кирәк. Бу безнең программаларны һәм проектларны яңа эчтәлек, кыйммәт, югары мәгънә белән тулыландыру аша мөмкин була», - диде яшьләр эшләре министры.

Аның сүзләренчә, яшьләр белән эшләүдә тиз нәтиҗәләр булмый, ә яңа шартлар яңа алымнар таләп итә.

«Бу барлык юнәлешләр буенча катлаулы, системалы, көндәлек һәм еш кына сизелми торган эш», - диде Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса